ТР Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе күчмә утырышында юлларда иң күп аварияләр теркәлүче районнарны атадылар. Мәгълүматларны ТР Баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов китерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Быелның беренче биш аенда һәлак булучылар саны ике тапкырга кимеде.
Шул ук вакытта аварияләр саны Югары Ослан, Апас һәм Тукай районнарында артты», – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.Ул китергән статистикадан күренгәнчә, быелның биш аенда муниципаль юлларда булган аварияләр саны узган елгыдан 67 гә күбрәк булган. Зыян күрүчеләр саны 127 кешегә арткан. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны 8 кешегә кимегән.
Быел җирле әһәмияттәге юлларда барлыгы 803 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 19 кеше һәлак булган һәм 972 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии