На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Гастрольдә йөрү җиңел түгел»: Фирдүс Тямаев командасыннан 10 кеше киткән

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев командасыннан быел 10 кеше киткән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.

Быел 10 кеше китте командадан. Гастрольдә йөрү барыбер җиңел түгел. Команда яңа быел. Декабрьдән бирле 10 кеше чыкты. Яңа яшь кызлар, егетләр белән эшлибез. Абыйларына бер дә картаерга бирмиләр, – дип сөйли Фирдүс Тямаев видеода.

Җырчы машинада төркемдә биш ел эшләүче гитарист Инсаф белән бара. Ул: начар булса, артист белән шуның кадәр озак эшли алмас идем, ди.

Күптән түгел генә музыкант Радик Шәрәфиев Тямаев командасыннан китүе турында хәбәр иткән иде.

«Абый»ның төркемендә зур тормыш мәктәбе үтелде, мин бар яктан да ныклап үстем. Артист буларак та, шофер буларак та, музыкант, автор, гомумән кеше буларак мин бик үстем. Фирдүс абыйга зур рәхмәт», – дип язды ул үзенең социаль челтәрләрендә.

Җырчы командасында биюче Альберт Әхмәтов шулай ук аягын сындырып төркемннән китәргә мәҗбүр булды. Тямаевның биючесе Альберт Әхмәтов: «Сәхнәдән аякны сындырып китәрмен дип уйламаган идем».

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх