Мөселманнар Корбан бәйрәмен көтә. 6 июньдә билгеләп үтеләчәк бәйрәмгә әзерләнүчеләргә ветеринария хезмәте вәкилләре терлекләрдә йогышлы авырулар таралышына юл куймау, хайваннар белән эш итү буенча төп кагыйдәләрне искәртте. Бу хакта алар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Ветеринария контроле органнары корбан чалына торган урыннарда тәртип булуын, санитар-гигиена кагыйдәләре үтәлешен, калдыклар белән эш тиешенчә башкарылуын таләп итә. Алар чит төбәкләрдән ветеринария белешмәсе булмаган корбанлыклар кертергә ярамавын катгый кисәтә. Хайваннарда, кошларда нинди дә булса чир таралган төбәкләрдән терлек сатып алырга ярамый. «Корбан чалу өчен Татарстанда да терлек җитәрлек», – дип саный белгечләр.
«Ел саен, документсыз кертү омтылышы булганда, сарыкларны кире җибәрдек»
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, былтыр Корбан бәйрәме алдыннан Казан мәчетләренең берсендә документсыз гына сарыклар алып кертү омтылышы булган.
Соңгы моментына кадәр ул кешеләр, барыбер сөйләшеп, хәл итеп булыр, дип уйладылар. Төрлечә тырышып карадылар, барыбер саттырмадык, аларга сарыкларны кире җибәрергә туры килде. Карантин узмаган, каннары тикшерелмәгән терлекләр бит алар, кешеләр дә авырый башласа, бу инде – җинаять җаваплылыгы, – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Ул дөньяда сарыкларда тилчә, бруцеллез, чәчәк авыруы һәм башка авырулар даими чыгып торганын искәртте. Йогышлы авырулар килеп чыкмасын өчен, Корбан бәйрәменә Татарстанда үстерелгән сарыкларны сатып алырга өндәде.
Кешеләр колак сала. Соңгы 2 елда Корбан бәйрәменә чит төбәкләрдән сарыклар кертеп сатылмады. Ел саен, документсыз кертү омтылышы булганда, сарыкларны кире җибәрдек, – диде.
Дөрес, Чувашстаннан бер хуҗалыктан сарыклар кертелә, ләкин ул бу эш ветеринария хезмәтенең катгый контролендә булуын искәртте.
Былтыр республикада төрле мәйданчыкларда 13 мең 133 сарык чалынган, шул исәптән 4 мең 885 баш сарык – Казанда. Казаннан 60 тоннага якын биологик калдыклар чыгарылган. Габделхак Мотыйгуллин искәртүенчә, хәзер терлек калдыкларын утильләштерүдә «SARIA» заводы булыша. «Ул завод булмаганда, кешеләр Корбан бәйрәменнән соң бөтен калдыклар урамда калуына зарлана иде. Хәзер шул заводка эшкәртүгә җибәрелә», – диде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Корбан чалу урыннарында эшләүчеләр колагына
Ведомство вәкиле терлек керткәндә түбәндәге кагыйдәләрне искәртте:
- терлек сатып алына торган төбәктә хайван һәм кошларда йогышлы авырулар булмаска тиеш;
- терлек кертү Баш ветеринария идарәсе белән китештерелгән, маршрут Россельхознадзорның территориаль идарәсе белән килештерелгән булырга тиеш;
- һәр партия терлеккә ветеринария белешмәсе рәсмиләштерү шарт;
- терлеккә мәҗбүри карантин уздырыла;
- терлекләрне идентификацияләү, ягъни колакларында бирка булу мәҗбүри.
Корбан чалу урыннарында төп таләпләр:
- каты өслекле җир;
- хайваннарны элеп кую корылмасы;
- эчәргә яраклы су булуы;
- биологик калдыкларны тутырып бару өчен махсус зур сыешлыклар.
Чалынган итне социаль оешмаларга тапшыручылар иткә ветеринария таныклыгы алырга тиеш булачак, шунсыз оешмалар корбан итен кабул итми.
«Хайваннарда да, кешеләрдә дә бруцеллез дәваланмый»
Алга таба Габделхак Мотыйгуллин бруцеллез проблемасына киңрәк тукталды.
Узган елда Россиянең 36 төбәгендә 295 бруцеллез очрагы табылган. Быел 14 субъектта 63 очрак билгеле. Идел буе округында 7 очрак теркәлгән: Башкортостанда – 4, Мордовиядә – 1, Пенза өлкәсендә – 1, Татарстанда 1 очрак ачыкланган.
Быел Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында Ә.Әмиров шәхси хуҗалыгында мөгезле эре терлек арасында 1 бруцеллез очрагы табылган. Узган елда – 4 (Кайбыч районы Пукачев КФХ, Яшел Үзән районы Гариев И. КФХ, Сарман районы Сарайлы шәхси ярдәмче хуҗалыгы, Балык Бистәсе районы шәхси эшмәкәр Хәбибуллин), 2023 елда 2 очрак (Яңа Чишмә районы Скоков КФХ, Әтнә районы «Тукай» ҖЧҖ) ачыкланган иде. Аңа кадәр Татарстанда 1996 елдан бирле бруцеллез булмаган.
Сүз уңаеннан, былтыр Балык Бистәсе районында бруцеллез табылгач, «Интертат»та язма чыккан иде.
Бруцеллезга ветеринария хезмәте елга 2 тапкыр – язын һәм көзен тикшерә.
Әйтик, әгәр хуҗалыкта терлекне февраль яки майда тикшергәннәр икән, шуннан соң легаль булмаган тәртиптә йогышлы терлек кертелсә, көзен (августтан ноябрьгә кадәр) тикшерү вакытында авыру хайваннар ачыклана. Ләкин шушы терлек белән контактта булган кешеләрдә дә чир табылачак. Хайваннарда да, кешеләрдә дә бруцеллез дәваланмый. Бу – хроник агышлы йогышлы чир. Ешрак мөгезле эре терлек, дуңгызлар, сарыклар авырый, атлар, дөяләр – сирәгрәк.
Бруцеллезны кузгаткыч матдә тирә-як мохит факторлары тәэсиренә тотрыклы: салкыннан курыкмый, туңдырылган иттә 1 елга якын яши, 65-70 градус җылылык һәм дезинфектатлар бруцелланы үтерә.
Бруцеллалар сөттә 10 көнгә кадәр, атланмайда 35 көнгә кадәр, йогышлы терлекнең эчке органнарында, сөякләрендә, мускулларында 2 айга кадәр, йонында 4 айга кадәр, туфракта 6 айга кадәр яши. Инкубацион чор 2-4 атнага кадәр, – дип сөйләде Габделхак Мотыйгуллин.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Мәкерлелеге шунда: бруцеллезның авыру хайванда клиник билгеләре юк»
Бруцеллез белән авыру терлекнең сөтен эчеп, итен ашап та йогышланырга мөмкин. Мәкерлелеге шунда: бруцеллезның авыру хайванда клиник билгеләре юк, лаборатория юлы белән генә табыла ала. Көтүлектә 1 сыер авырса, тиз арада бөтен көтүгә йоктырырга мөмкин.
Республикада барлык бруцеллез фактлары авыру терлекне законсыз юл белән кертү сәбәпле килеп чыккан. Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, хайван һәм кошлар сатып йөрүчеләр проблема тудыра, алар халыкны арзан терлек белән кызыктыра. Акча артыннан куу аяныч нәтиҗәләргә китерә.
Хайваннарны документларсыз кайтаралар һәм халыкка саталар. Документсыз терлек арзан булгач, кесәләрендә акчалары янга калуга кызыгып, шушы адымга баралар. Тирә-юньдә шундый йогышлы авырулар була торып, документсыз алуның зыянын аңларга кирәк. Гражданнар һәм хуҗалык җитәкчеләре рөхсәтсез һәм ветеринария таныклыгыннан башка терлек сатып алмасын иде, шул вакытта бездә йогышлы чирләр булмаячак. Бруцеллез һәм башка чирләрне дәвалап, тискәре нәтиҗәләренә каршы көрәшкәнгә караганда, аларны булдырмау җиңелрәк, – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Бруцеллез аеруча куркыныч чирләр рәтенә керми. Ул исемлектә Африка дуңгыз чумасы, блютанг, кош гриппы, сарыкларда чәчәк авыруы, Себер түләмәсе, мөгезле эре терлектә чума, тилчә, дөяләр чумасы. Мотыйгуллин искәртүенчә, шушы чирләр табылса, хайваннар юк ителә, ветеринария кагыйдәләре бозылмаган булса, компенсация түләнә. Әгәр хилафлыклар табылса, компенсациясез калалар. Бруцеллез табылган хайваннарны махсус ит комбинатына җибәрәләр, анда хезмәткәрләре бруцеллезга каршы вакцинацияләнгән һәм ит комбинатының йогышлы итне тутырма итеп эшкәртергә шартлар булырга тиеш. Россиядә андый ит комбинатлары бик аз. Алар хайваннарны арзан бәядән сатып ала. Шулай булгач, хуҗалыклар акчалата зыян күрүе көн кебек ачык.
Документсыз эшләүчеләр нинди җәзага тартыла?
Белгеч терлекләрне «ХОРРИОТ» мониторинг системасына исәпкә кую әһәмияте турында да кисәтте.
Теге яки бу авыруларны кисәтү, тикшерү өчен, Мәскәүдән ветеринария үзәгеннән вакциналар бүлеп бирелә. Вакциналар бушлай. Системада күпме терлек исәпләнсә, ветеринария идарәсе шулкадәр вакцина бүлеп бирә. Терлекләр исәпкә куелмаган икән, димәк, аларга вакцина булмаячак, дигән сүз, – дип әйтте Мотыйгуллин.
Аның сүзен Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Артур Заһидуллин да җөпләде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Хайваннарны маркировкалау, учетка кую кагыйдәләре турында закон көченә кергәннән соң (2023 елның 5 апреленнән РФ Хөкүмәте Карары нигезендә), 2024 елның 1 мартыннан барлык мөгезле эре терлек идентификацияләнергә, «ХОРРИОТ» федераль дәүләт системасына кертелгән булырга тиеш. Шушы система санкцияләнмәгән рәвештә терлек кертү очракларын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, – диде.
Белгеч сүзләренчә, әгәр документсыз хайван кертәләр икән, фермерлар яки хуҗалык җитәкчеләре административ штрафка тартылачаклар.
Гражданнарга 3-5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Кемдер әйткәнне, кисәткәнне аңлый, ә кемнедер акчалата җәзаларга кирәк, юкса аңламый ул. Әгәр шундый очраклар ачыкланса, чарасын күрәчәкбез, – диде Артур Заһидуллин.
Законсыз эшләүчеләрне тикшерүгә килгәндә, Габделхак Мотыйгуллин аларны прокурор белән килештерелгән булса гына тикшерергә яраганын искәртте. «Безнең тикшерү, җәзалау вәкаләтләре юк. Андый очракларда без прокуратурага мөрәҗәгать итәбез», – диде.
Свежие комментарии