На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

Мине чаксалар, ал-лер-гия!

Булган хәлләрнең берсе.

Эшләгән дәвердә үзең шаһит булган кызык хәлләр бер дә онытылмый икән. Чакмагыш чебешләр станциясе ихатасындагы йортта тыныч кына эшләп яткан җирдән район гәзите хезмәткәрләрен Кооператив урамындагы район саклык банкының иске генә бинасына күчерделәр. Өтегрәк булса да, бер башына кирпечтән күтәрелгән янкорма эченә типографияне урнаштырдылар.

Гәзит басу станогы да шунда җыелды. Бүрәнәләрдән ясалган бүлмәләргә редакция журналистлары оялады. Мөхрриргә иң зурын бирдек. Ә без, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Шәйдулла белән, җыйнак кына бер бүлмәдән урын алдык. Үзе якты, иртән кояш әз генә күтәрелгәч тә тәрәзәләреннән нур төшә. Ә кыш әйбәт кенә җылына торган булды ул. Өстәлләрне бер-берсенә терәтеп уртага куйдык. Үзебез ике як стеналарга арка терәп, күзгә-күз карашып утырдык. Безгә, менә-менә пенсиягә чыгарга торган ветераннарга, шуннан да артык ни кирәк?! Шулай язга чыктык, җәй дә үтеп китте. Тагын бер кыш белән хушлаштык. Сагындырып, тагын матур җәй килде. Менә бит, гомер булгач! Без эшлибез. Тормыштан да, эш урыныннан да канәгатьбез. Башка бүлмәләрдә өчесенә-дүртесенә бер телефон аппараты, ә безнең – икебезгә берәү.

Тәрәзләрдән күршеләрнең бәрәңге бакчалары күренә. Алмагач, чия агачлары ап-ак чәчкәдә. Форточканы, тәрәзәнең зур өлешен ачсаң, бигрәк тә рәхәт – хуш исләр бөркетеп, бүлмәгә саф тула. Күрше йорттагы кемнеңдер бакчасында умарталар чыгарылган. Эшлә дә эшлә.

Бер көнне, төш җиткәндәрәк, нидер гөжләгәнне ишетеп, тәрәзәгә күз салсак, ни күрәбез: бәләкәйрәк болыт кадәр корт күче очып килде дә, якында гына әйләнгәләп, бераз очканнан соң, әллә кая булды. Тышка чыгып никадәр генә эзләсәк тә, кая сырганын күреп булмады. Шуннан икебез дә кул селтәп кереп киттек тә, бераздан кабат эшкә чумдык. Кая кунарга урын тапканнардыр әле. Икенче көнне генә мин Шәйдулла дус утырган турыдан – идән астыннан бал кортларының кереп-чыгып йөрүен, кайберләренең аяк очларына җыеп сары алтын кайтаруларын күрдем. Кайсыдыр көннәрдә Шәйдулла белән икәүләп чыгып та күзәткәлибез. Менә бит Аллаһының рәхмәте, үзләренә ошаган урын табып, дөнья көтә башладылар. Кәрәз дә, сироп та кирәкми. Җыйган азыкларына беркем тимиячәк.

Шактый гына вакыт үтте. Без инде идән астындагы кортлар турында сирәк кенә искә төшерәбез. Күп җыйдылар микән, дип сөйләшеп тә алгалыйбыз. Тик бинаның тышкы ягында идән астындагы шырпы тартмасы зурлыгындагы тишектән ни нәрсә күреп булсын. Ә идәнне ачып карау турында уйламыйбыз да: вакытыбыз юк, газетага басарга көн дә материал кирәк.

Шулай эшләп ятканда, ара-тирә, бүлмәбезгә әллә ничек бал кортлары кергәли башлады. Очып әйләнәләр дә аннан тәрәзәгә барып куналар. Шуннан тышка чыгарга тырышып, пыялада тик безелдәп игътибарны бүләләр. Аларны тотып форточкадан чыгарып җибәрмичә тынып булмый. Тик алай ансат кына котыла алмадык. Икенче, өченче көнне дә кортлар чыкты. Әллә яңа юл таптылар, әллә борчылырга берәр сәбәп-фәлән булдымы – бәлки, идән юучының суы идән ярыкларыннан төштеме... Моннан соң көн үзәгендә безнең төп эшебез – тотып, ничәү булсалар да, форточка аша бал кортларын чыгарып җибәрү иде. Ә бер көнне Шәйдулла утырган җиреннән сикереп торды да чалбарының сыңар балагын өскә күтәреп, нидер эзләнә башлады. Әле алдына, аннан артына, яңадан алдына әйләнде. Үзе нидер мыгырданды, сукранды. Учы белән аякларына суккалады.

– Ни булды, замандаш? – дим урынында тыныч басып тора алмаган Шәйдуллага, язуымнан туктап. – Нәрсә, кортлар кердеме әллә?

– Әйе, ахры, – ди бу чокуын дәвам итеп. Чалбар каешын ычкындыра башлады. – Әллә чынлап та кортлар керде инде? Нидер йөри. Балаклар буйлап өскә күтәреләләр. Берсен үтердем явызның. Тагын да бар, ахры, әллә ничәү...

Янына килеп, чалбар балакларын капшап карыйм.

– Шулай кебек кенәдер, әллә юри кыланасыңмы? – дип шаяртам дусны. – Нишләсен алар синең чалбар эчендә, ни калган аларга? Анда бал тутырмагансыңдыр бит?

– Әй, син ни беләсең! – ди бу ачуланып. – Көләргә маташкан була тагын. Корт чакса, һич тә түзә алмыйм. Ал-лер-ги-я була. Белдеңме?

Ул миңа бик җитди карый. Аннан тагын чалбар эчендә бутана башлый да сөйләнүен дәвам итә:

– Һи-и, монда тагын әллә ничәү, ахры. Мин чалбарны төшерәм, син арт яктан кара әле, дускай. Трусик эчендә дә нидер кыймылдагандай.

Шәйдулла үрсәләнә. Чалбарын бөтенләй салмый булдыра алмый. Селкеп җибәргән иде, әллә ничә корт тәгәрәп идәнгә төште. Берсе очып киле, яңадан чалбарга кунды. Китәсе килми, ахры. Анда ни кызык тапкандыр. Шәйдуллага костюм белән күлмәген дә салырга туры килде. Әллә инде баздан чыккан берсе аның чалбар балагыннан юл алган? Тыңлап караганда, әллә ничә кортның чалбар эчендә безелдәгәне ишетелгән кебек. Юк, моннан соң трусигын да салмый булдыра алмады Шәйдулла дустым. Аннан да канатлы берничә кортны тотып алдык. Инде кортлардан котылабыз дип торганда, кияүгә чыгалмый олыгаеп килгән җаваплы сәркәтип апабыз ишекне тулы ачып килеп кермәсенме! «Бәй-бәй, нишләвегез бу, егетләр! – диде күзләрен зур ачып (безгә ул шулай еш кына «егетләр» дип дәшә иде). – Сез нәрсә, гәзиткә информация язмыйча, бүлмәгездә ыштаннарыгызны салып уйныйсызмыни?»

Кай арада Шәйдуллам янымнан югалгандыр. Ныклап карасам, ул язу өстәле артына чүгәләгән. Җаваплы сәркәтип апабыз һаман ишек янында нишләргә белми катып тора. Ә Шәйдулла миңа әле ияге, әле күзләре белән нидер әйтмәкче була. Үзе куллары белән идәннән нәрсәдер эзли. Иреннәре: «Чалбар... чалбарны, дим, алып бир. Тиз бул, димен, аңгыра. Юньсез актыгы!» – дип пышылдап тирги.

Минем башка әле генә килеп җитте. Шәйдулла дустымның чалбары артлы урындык артына эленгән, ап-ак күлмәге җәелеп идәнгә төшкән. Ә кара трусигы өстәлдәге кәгазьләр өстендә, ачык тәрәзәдән искән җил җилдә кабарып-кабарып куя. Тик аларның берсен алырга да дусымның кулы гына җитми икән. Ул исә һаман әкрен генә: «Юньсез, дим. Сантый бит син, алып бир шул трусик белән чалбарны», – дип сүгенә. Ә үзе һаман алалмый: сәркәтип апабыз ишек янында. Ни чыгып китми, ни арты белән азга булса да борылмый – каушагандыр, күрәсең. Мин дә, хәреф җыючы 2 кыз (ул елларда хәрефне берәмләп кул белән җыеп гәзит басалар иде) эш сорап, сәркәтипне юллап безнең бүлмәгә килеп кергәч, айнып киткәндәй булдым.

– Апа (сәркәтипкә шулай дип эндәшә идек), телефоныгыз шалтырый бугай, – диюгә, җаваплы сәркәтибебез дертләп китте. Күптән инде бу бүлмәдән китәргә тиешлеген аңлап, тиз генә борылды да ишекне каты ябып чыгып китте. Ярый әле Шәйдулла дус апабыз монда чакта ялгыш торып, аягүрә басмады. Сәркәтип артыннан кызларыбыз да чыгып китте. Ишек ябылуга, Шәйдулла аягөсте турайган иде, «бар байлыгы» тәбәнәк язу өстәле өстенә сузылып ятты.

Шәйдулла дустым тиз-тиз генә киенде дә миңа таба ачу белән бер карап алды. Шуннан хушлашып та тормыйча кайтып китте.

Бу вакыйга турында беркемгә дә сөйләмәгән идем. Мөхәрриргә ишетелгәндерме, әйтә алмыйм. Мәгәр 2-3 көн үтүгә, төшке аштан килүгә, идән тактасы астына җыелган балны – бидрәгә, күчне тубалга кертеп, алып киттеләр. Күчне умартага япканнар. Кортлар анда да үзләренә җитәрлек бал җыйган. Менә шундый кызыкка калдык без Шәйдулла дустым белән. Тик озак еллар башка кешегә сөйләмәдек, серне ачмадык.

Әгъдәл Низаевның «Бал кортлары безнең дуслар» китабыннан.

 

Ссылка на первоисточник
наверх