
Казан Инженерлык үзәге лицееның 8 нче сыйныф укучысы Даниил Федотов «Күк остасы – дрон ярышлары» дип аталган Халыкара Кытай – Россия яшүсмерләр бәйгесендә икенче дәрәҗә призер булган. Ярышлар 21-23 ноябрьдә Циндаода узган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Турнирда Россия һәм Кытайның яшь инженерлары катнашкан.
Алар арасында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Лаеш техник-икътисад техникумы һәм Инженерлык үзәге лицее командалары да булган.Ике ел инде Никита Ильин җитәкчелегендә дрон идарә итәргә өйрәнгән Даниил катлаулы һавалы трассада югары нәтиҗә күрсәткән.
Ярыш кысаларында мәдәни-мәгариф программасы да оештырылган: катнашучылар пилотсыз очу системалары үзәкләрендә һәм педагогика көллиятләрендә булган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии