На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

30 яшьтән соң чәчләрне ничек тәрбияләргә?

18 яшьтә яхшы булышкан кагыйдәләр 30 яшьтән соң инде туры килми. Бу кагыйдә тән тиресенә генә түгел, чәч сәламәтлегенә дә кагыла. Шуңа күрә чәчне тәрбияләү ысуллары яшь барган саен үзгәрергә тиеш. Трихолог, дерматолог Мәдина Осман aif.ru басмасына 30 яшьтән соң чәчләрне тәрбияләүнең төп кагыйдәләрен аңлатты.

Актив ныгыту һәм интенсив тукландыру

Гомер буе чәчебез эчке һәм тышкы факторлар йогынтысында була, һәм бу – турыдан-туры аның халәтенә тәэсир итә. Тышкы йогынтылар – турайткычлар, плойкалар, даими буяу – чәч структурасына зыян китерә, чәч юкара, сына, төссезләнә. Шуңа өстәп, организм картаю белән бәйле табигый үзгәрешләр башлана: фолликулалар саны һәм зурлыгы азая, нәтиҗәдә, чәчнең куелыгы кими башлый.

Күпчелек очракта 30 яшь тирәсендә хатын-кызлар тормышында әһәмиятле вакыйгалар була: беренчедән, йөклелек, ул күп хатын-кызларда чәч коелуны көчәйтә; икенчедән, карьера кору, фатир алу кебек стресслы этаплар – эмоциональ киеренкелек стресска китерә.

Шуңа күрә 30 яшьтән соң чәчләрне тәрбияләү 2 төп кагыйдәгә нигезләнергә тиеш: актив ныгыту һәм интенсив тукландыру – тыштан да, эчтән дә.

30 яшьтән соң чәчләрне тәрбияләү кагыйдәләре

Атнага 1 тапкыр тукландыручы маскалар кулланыгыз – алар чәчне көчәйтә һәм күп итеп коелуны булдырмый.

Чәч очларын һәр 2 ай саен кисеп торыгыз – бу сынуны һәм зарарлануны туктата.

Кератинлы профессиональ шампунь һәм бальзамнарга игътибар итегез – алар чәчнең табигый үсешен стимуллаштыра.

Җәй көне ультрашәмәхә нурлардан сакланыгыз: башлык, кепка, яулык киегез.

Кышын +5°Стан түбән температурада башлык кию мәҗбүри – салкын һава чәч фолликулаларында кан әйләнешен бозып, чәч коелуга китерә.

Авыр составлы чәч ясау чараларын куланмагыз – бу чәчне артык авырайта.

Туклану – чәч сәламәтлегенең нигезе

Сезнең ризыгыгызда булырга тиеш:

  • Омега-3,
  • тимер,
  • цинк.

Атнасына берничә тапкыр ашагыз:

  • балык,
  • ит,
  • дөге,
  • зәйтүн мае салынган яшелчә салатлары.
  • чикләвекләрне дә онытмагыз – алар чәч өчен бик файдалы.

Проблемалар булса – дәвалауны кичектермәгез

Әгәр дә чәч нык коелу кебек җитди билгеләр барлыкка килсә – көтәргә ярамый. Моның сәбәбен ачыклау һәм аны мөмкин кадәр иртәрәк бетерү өчен, вакытында белгечкә мөрәҗәгать итү мөһим.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх