На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...
  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...

Тукай фәненең бүгенге хәле: «Тукайчы галимнәр калмады»

Апрель аенда Тукай белән бәйле чаралар, язгы яңгырдан соң үләннәр шытып чыккан кеби, бер-бер артлы үткәрелә. Габдулла Тукай әдәби музееның беренче директоры ни өчен 42 яшендә үлгән? Нигә 1960-1980 еллардагы Тукайчы-галимнәребез кебек лидерлар калмаган? Болар хакында Тукай әдәби музеенда сөйләштек.

Иң элек Габдулла Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясен укуына 115 ел еллыгы уңаеннан «Халык әдәбияты» күргәзмәсе ачылды.

Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова лекциянең кызыклы тарихы белән таныштырды. Ә инде аннары, татар җәмәгатьчелеге белән бергәләп, музейның икенче катына юнәлдек. «Тукай фәне: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» түгәрәк өстәлендә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, төрле елларда музей җитәкчелегендә эшләгән шәхесләр катнашты.

Түгәрәк өстәл ел саен оештырылса да, ел саен төрле фикерләр, ачышлар, бәхәсләр туа, ишетелә, яңгырый тора. Быел исә нәрсәсе белән дә үзенчәлекле, дисәк, Габдулла Тукай әдәби музееның беренче директоры Госман Хәбибуллинны да искә алдылар. Менә бу, чыннан да, бик кирәкле һәм файдалы сөйләшү иде.

42 яшендә вафат булган Тукай музее директоры хатыны Рәмзия ханым: «Аның иртә китеп баруы гаиләбез өчен зур югалту булды»

Габдулла Тукай әдәби музееның беренче директоры Госман Хәбибуллинның хатыны Рәмзия Хәбибуллина ире турында истәлек-хатирәләре белән уртаклашты. Баксаң, Госман Хәбибуллин нибары 42 яшендә вафат булган икән.

– Музей эшчәнлеген дәвам итеп, тиешле дәрәҗәдә, уңышлы гына эшегезне алып барасыз. Музейның киләчәге дә шулай булсын. Госманны музейга директор итеп билгеләгәннән соң, ул бөтен җаны-тәне белән оештыру эшләрендә катнашты, бик күп хезмәт куйды. Башка шәһәрләргә барып материаллар җыйды. Телевизор, радиодан Габдулла Тукай турында сөйләсәләр, аның янында мин һәрвакытта Госманны күрә идем.

Госман – Тукай, Тукай – Госман... Аның шулай иртә китеп баруы гаиләбез, аның танышлары, белгән кешеләре өчен зур югалту булды. Урыны җәннәттә булсын. Шәхси китапханәсендә сакланган китапларны музейга бүләк итәсем килә, – дип, ул кадерле ядкярләрне Гүзәл Төхвәтовага тапшырды.

– Хатыйп абыйның киңәше буенча, кызыбыз Айгөл Хәбибуллина әтисе турында китап чыгарган иде. «Бу – аның диплом эше! Минем җитәкчелектә кереш сүз дә бар әле анда»... – дип өстәде шулчак Хатыйп Миңнегулов.

– Аталарына лаеклы кызлар тәрбияләгәнсез, бик күңелле күренеш, – диде Дания Заһидуллина.

– Үзебезнең татар телебез юкка чыкмый, дәвам итә, Аллаһка шөкер, – дип дәвам итте Рәмзия ханым. – Рәхәтләнеп авыз күтәреп сөйләшә белә торган яшьләр дә бар. Язучылар, шагыйрьләр – һәркайсыгызның эшләре дәвамлы, гомерле булсын, киләчәктә нәселегезне дәвам итүчеләр булсын, – диде.

Музей мөдире Гүзәл Төхвәтова Госман Әкрам улының истәлеген саклаган өчен, музей белән элемтәләрне өзмәгән өчен рәхмәт белдерде. «Госман абыйның эшләре – татар халкы тарихында, музей тарихында аерым бер сәхифә. Госман Хәбибуллинның эше дәвам итә, Тукай фәне дәвам итә», – диде ул.

Ркаил Зәйдулла: «Тукай музееның беренче директоры Госман ага арабыздан вакытсыз китте»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай музее директоры Госман Хәбибуллинның вакытсыз вафат булуын әйтте, исән булса, Миркасыйм Госманов кебек, дөнья күләмендәге академик-галим дәрәҗәсенә ирешкән булыр иде, дип саный:

– Ничә яшьтә булуыңа карамастан, Тукай музеена килгәч, үзеңә көч, дәрт алып китәсең. Музейның беренче директоры Госман абыйны бик яхшы хәтерлим, чөнки ул университетта Татарстан тарихын укытты. Әле дә хәтердә: аны безнең төркемгә Миркасыйм абый Госманов алып кереп тәкъдим иткән иде. Ул безне ярты ел укытты.

Совет чоры булуга карамастан, милләт тарихы, халкыбызның өлкән улы Габдулла Тукай турында да сөйләде, шулкадәр фидакяр кеше иде. Ул вакытта дәреслекләрдә, махсус әдәбиятта укылмаган фактларны безгә җиткерә белде. Укытучылар шактый күп укытты, ләкин Госман абый Хәбибуллин якты булып истә калган. Тукай музее директоры итеп билгеләнгәч, музейда да очрашкан чаклар булды.

Кызганыч, арабыздан бик вакытсыз китеп барды. Трамвайда барганда йөрәге тотып вафат булды, дип сөйләделәр. Бик зур югалту иде ул. Татар тарихчысы буларак ачышлар ясамыйча калды. Исән булса, зур хезмәтләр язып, Миркасыйм Госманов дәрәҗәсенә ирешкән булыр иде.

Тукайның музееның әдәби сәхифәләре күңелдә якты эз булып калган, димәк, биредә Тукайның рухы дәвам итә. Музей, әлбәттә, Тукайның рухын саклый: истәлекләре дә, аның фотолары да бар, шәхси әйберләре дә бар. Тукай музее – халык өчен, әдәбият өчен зур нәрсә, – диде ул.

Илгиз Халиков: «Госман Хәбибуллинны искә алу, аның исемен мәңгеләштерү – зур хезмәт»

Филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков әле шактый эшләр башкарыласы бар икәнлеген искәртте.

– Фәнни юнәлештә, бигрәк тә, татар гуманитар фәне өлкәсендә фундаменталь хезмәтләр белән тәэмин итү мәсьәләсендә безнең институт, традицияләрне исәпкә алып, шушы эшне дәвам итә. Госман Хәбибуллинны искә алу, аның исемен мәңгеләштерү – зур хезмәт.

Фәнни юнәлештә Тукай исемен мәңгеләштерүдә әле шактый эшләр башкарасы бар. Әмма бу эш музей хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм галимнәр белән бергәләп алып барылырга тиеш. Шуңа күрә киләсе ел бик җаваплы, шундый конференцияләр үткәреп, беренче саллы адымнарны ясый башладык. Мәшһүр шагыйребезнең 140 еллыгында халыкара дәрәҗәдәге зур конференцияләр үткәрелер, дип өметләнәм, без моңа әзерлекне башладык. Әлеге конференция кысаларында хезмәтләребезне тәкъдим итәчәкбез. Кулга-кул тотынышып эшләргә язсын, – дигән теләген әйтте ул.

Госман Хәбибуллинның дусты: «Татар халкы өчен чын күңеленнән янып йөргән кеше иде»

Техник фәннәр докторы, профессор, Тукай музееның беренче директоры Госман Хәбибуллинның дусты Муллагали Һадиев яшьтән үк бергә аралашып үскәннәрен искә алды.

– Госман белән без 1972 елда Горький клубында драмтүгәрәктә таныштык. Аннан соң ул Әтнәгә тарих укытучысы булып кайтты, ул вакытта да аның белән элемтәдә тордык. Казанда нинди генә чара булмасын, мин аны чакыра идем. Чараларда катнаша иде. Бервакыт Ибраһим Сәлаховның 80 еллыгы үткәрелде, шунда да катнашырга туры килде.

Мин Госман белән Рәмзиянең никахында шаһит идем. Әтнәдән – Наласага, шунда никах укытып, Наласадан Саурышка – туйга киттек. Алар тормышларын башлап җибәргән вакыт бүген дә исемдә.

Госманның гомере кыскарак булды шул. 1992 ел, 7 декабрь. Сәгать 8ләрдә лекция укырга тиеш идем. Иптәш егет: «Госман үлгән ич», – диде. «Ничек?» – дип югалып калдым. Шундук Тукай музеена шалтыраттым. 9ларда аны Наласага алып китүләре турында әйттеләр. Шулай итеп, мин Госманны соңгы юлга озата алмый калдым... Ничә ел буе күңелем тыныч булмады. 2021 елда Рәмзияне дә алып, Наласага кайтып, Госманның каберен зиярәт кылдык. Тынычлап ятадыр, дип уйлыйм.

Госман: «Иске китапларны җыярга кирәк. Бастырылганын түгел, кулдан язылганнарын», – дип әйтә иде. Кулдан язылганнарын табуы җиңел түгел. Шулай булса да, ул миңа этәргеч бирде. Җиде буын нәселемне табып, шәҗәрә ясарга дип, архивка кергән идем... 10-15 гаиләнең шәҗәрәсе бар анда. Авылыбызның тарихын өйрәндем. Китапны бастырып чыгарырга тиешләр.

Мин аңа бик рәхмәтле, ул – татар халкы өчен чын күңеленнән янып йөргән кеше иде, – диде Муллагали Һадиев.

Марсель Ибраһимов: «Шагыйребезнең тормышы һәм иҗаты җебенә кадәр тикшерелгән дип әйтә алмыйбыз»

Түгәрәк өстәлнең төп темасына кайтыйк. Ул Госман ага Хәбибуллинның 75 еллыгы һәм Татарстан Милли музееның 135 еллыгына багышланса да, төп игътибар, әлбәттә, Габдулла Тукайга, аның иҗатын өйрәнү, фәндәге ачышлар һәм яңалыкларга багышланган иде. Җәмәгатьчелекне Марсель Ибраһимовның чыгышы беркадәр уйланырга, бәхәсләшеп алырга, нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итте.

Филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар телен чагыштырып өйрәнү лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов Тукайны өйрәнүдә яңа фәнни проектлар турында сөйләде.

– Биредә минем бер провокацион сорауга тукталасым килә. Түгәрәк өстәл – бәхәс уята, кузгата торган чара, шуңа күрә «ни дәрәҗәдә хәзерге вазгыятьтә Тукай фәне турында әйтергә мөмкин» дип сорау куяр идем. Мәгълүм ки, «Тукай фәне» төшенчәсе 1960 еллардагы язмаларда күренә башлый. 1960-1980 елларда Тукай белеменең фән буларак җитлегү дәвере итеп танып була. Бу фикерне «Тукай гыйльмияте» монографиясендә Таһир Гыйлаҗев та уздыра. Моны шул ук елларда чыккан саллы монографик яки күмәк хезмәтләр дә, Тукай иҗатына багышланган диссертацияләр дә дәлилли. Нәкъ 1960-1980 елларда Резедә Ганиева, Наип Лаисов, Фәрит Яхин кебек әдәбиятчы-галимнәребез кандидатлык диссертациясен яклады. Моңа телчеләр Вәлитова, Әмиров диссертацияләрен кушсаң, бу еллардагы Тукай фәнен образлы итеп «чәчәк аткан чагы» дип бәяләргә нигез бар.

Яңа гасырда исә Нурфия Йосыпова («ХХ йөз татар шигъриятендә Тукай образы», 2002 ел), Кадрия Габбасова («Тукай шигъриятендә табигатьне тасвирлау», 2009 ел), 2022 елда Лилия Газизова «Рус теленә Тукай шигырьләре тәрҗемәләре»нә багышланган диссертация темасына кандидатлык диссертациясен яклады.

Шуны да әйтергә кирәк, Габдулла Тукай иҗатына багышланган бер генә дә докторлык диссертациясе юк. Билгеле, бу хакта сүз алып барганда, фәнни яңалык сорала. Шагыйребезнең вафатыннан исәпләсәк, Тукай гыйльмиятенең яше 110 елдан артык булуын әйтә алабыз. Ләкин Тукайның «Уянгач беренче эшем» мәкаләсендә әйтелгән сүзләрен искә төшерсәк («Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсендән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле»), без әлегә шагыйребезнең тормышы һәм иҗаты җебенә кадәр тикшерелгән дип әйтә алмыйбыз.

Әмма бу өлкәдә ачыкланмаган нәрсәләр юк түгел, ә күп моментлар фаразлау рәвешендә озак еллар яши. Мин моны Тукайның рус телендә 6 томлы тулы басмасы өстендә эшли башлагач аңладым. Шактый күп очракларда шагыйребезнең шигъри әсәрләрендә, публицистик язмаларында телгә алынган шәхес яки вакыйгаларга карата фәнни мәгълүматның булмавы ачыкланды.

1909 елда «Яшен» журналының 8 нче санында «Гласный» исеме белән басылган сатирик парчасында Габдулла Тукай Шәһәр думасында сайланып, аның җыелышларында гырылдап йоклап утыручы татар «гласные»ннан көлә. Рашат Гайнанов төзегән 5 томлыкта «Тукай бу шигыре белән «Чәйче Шәмси» дип йөртелгән кадимче бер байның Казан шәһәр думасына гласный (әгъза) булып сайлануыннан көлә», – дип язылган (шундый ук мәгълүмат соңрак чыккан 6 томлык академик басмада да кабатлана). Шул «Чәйче Шәмси» кушаматыннан тыш, Тукайның әлеге парчасының «герое» турында башка бернинди мәгълүмат юк. Бу мәсьәләне ачыклау өчен, тарихчы Илдус Заһидуллин ярдәмендә 1909-1913 елларда Казан шәһәр думасының депутатлар исемлеген таптым һәм ул исемлектә андый исем (фамилияле) кешенең юклыгын ачыкладым. Шул ук вакытта, чәй белән сату итүче абруйлы Казан сәүдәгәрләре арасында Мөхәммәтгали Шәмсетдинов исемле кеше булганы мәгълүм (аның турында үз хезмәтләрендә казакъ галимнәре яза). Ул Кызыльяр (Петропавловски) шәһәрендә актив сәүдә эшләрен алып барган һәм шунда Шәһәр думасына да сайланган.

Гомумән, андый «ак таплар» әлегә җитәрлек. Аеруча алар шагыйрьнең Җаекта яшәгән чорда иҗат иткән язмаларында телгә алынган шәхесләргә кагыла. Күптомлыкларда алар турында мәгълүмат йә бик кыска итеп бирелгән (Уральскидагы сәүдәгәр, рухани һ.б.), йә бөтенләй төшереп калдырылган. Боларны ачыклар өчен әдәбиятчыларның гына көче җитми – тарихчыларның катнашуы да кирәк. Мәгълүм булганча, 1980 елларда нәкъ менә тарихчы Рәфыйк Нәфыйков хезмәтләрендә Габдулла Тукай даирәсенә нисбәтле күп фактлар ачыкланды, фәнни әйләнешкә кертелде.

Марсель Ибраһимов: «1960-1980 еллардагы Тукайчы-галимнәребез кебек лидерлар калмады»

– Шуларны исәпкә алып, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 2021 елда укучыларга 3 томлы «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты» – 2 телдә (татар һәм рус) әзерләнгән хезмәт тәкъдим иттеләр. Аны без «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты хроникасы» өчен материаллар итеп әзерләдек. Дөрес, бу эшне 1960 елларда галим Сәгыйть Исәнбаев башлаган булган, ләкин тәмамламаган – 1972 елда әдәбиятчы вафат булган. Галим әзерләгән кулъязмага рецензиясендә Ибраһим Нуруллин, бу хезмәтнең әһәмиятен ассызыклап, «Тукайны яраткан һәрбер кешенең өстәлендә торырга тиешле китап ул» дип язган. Олпат галимебезнең теләге, күрәбез, әле дә дөньяга ашканы юк. Бу эшне, билгеле, бер кеше генә башкара алмый: бу проект өстендә аерым бер коллектив эшләгән вакытта гына ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Күп вакыт миңа: «Тукайчы галимнәр калмады, Тукай фәне кризис кичерә», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әйе, узган гасыр белән чагыштырганда, хәзерге Тукай гыйльмиятенең хәле борчу уята. Тукайны өйрәнүгә зур көч куйган һәм матур нәтиҗәләргә ирешкән Ибраһим Нуруллин, Мөхәммәт Гайнуллин, Якуб Агишев, Р. Башкуров, Рашат Гайнанов, Рәфыйк Нәфыйков, Мөхәммәт Мәһдиев, Зөфәр Рәмиев, Резедә Ганиева, Нурмөхәммәт Хисамов кебек галимнәребез белән, белмим, хәзер кем көч сынаша алыр микән?

Кызганыч, Тукайны өйрәнү өлкәсендә югарыда телгә алынган галимнәребез кебек лидерлар калмады, дип әйтсәк, зур хата булмас. Андый вакытта фәндә булган көчләрне берләштерү сорала. Минемчә, бу гасырның беренче чирегендә Тукай фәне өлкәсендә булган казанышлар (Академик 6 томлык, Тукай энциклопедиясе, инде телгә алынган икетелле «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты» 3 томлык басмасы) – нәкъ менә күмәкләшеп эшләү нәтиҗәсе. Бу очракта фәнни оешмаларның җитәкчеләреннән, Тукайны өйрәнүгә игътибарыннан бик күп тора.

«Тукаебызның иҗатын Россия күләмендә таныту өчен, шагыйрьнең барча әсәрен рус теленә тәрҗемә итү мөһим»

– Үзебезгә килсәк, институтыбызда башка темалар арасында «Хәзерге фәнни-тикшерү контекстларында Габдулла Тукай иҗаты» темасы да бар. Бу теманы кабул иткәндә, без Тукай фәнен җанландыру, аңа яңа теоретик һәм методик төсмер бирү максатын күздә тоттык. Беренче планга Габдулла Тукай иҗатын башка милли әдәбиятлары контекстында өйрәнү перспективасы чыкты. Форсаттан файдаланып, без Академиядә дала Евразиясе халыклары тарихын, телләрен, мәдәниятләрен өйрәнү өчен әзерләнгән зур проектка «Евразия мәдәнияте контекстында Габдулла Тукай иҗаты» темасын керттек, юбилейга төрки илләрнең галимнәре катнашында «Әдәби багланышлар контекстында Габдулла Тукай иҗаты» исемле күмәк монография әзерли башладык. Моңа өстәп, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла инициативасы белән Тукай әсәрләренең Идел-Урал халыклары телләренә тәрҗемәләре тупланмасы өстендә бергә эшли башлавыбыз турында да әйтергә була. Яңа гына галим һәм язучы Александр Шаронов, эрзя теленә тәрҗемә итеп, Тукаебызның 30 шигырен җибәрде, мокша теленә дә тәрҗемә эше башланды. Моңа кадәр бу телләргә Габдулла Тукай шигырьләре тәрҗемә ителмәгән иде.

Тукаебызның иҗатын Россия күләмендә таныту, аңа галимнәр тарафыннан кызыксынуны арттыру өчен, шагыйрьнең барча әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү мөһим. Шуны исәпкә алып, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Татарстан китап нәшрияты белән берлектә, шагыйрьнең 6 томлык әсәрләр тупланмасы (рус телендә) әзерләнеп килә. Ул үз эченә Тукаебызның барча мәгълүм булган әсәрләрен (шул җөмләдән, проза һәм публицистикага караганнарын) алачак.

Тукайның шигърияте рус теленә шактый тәрҗемә ителгәнен беләбез. Мин моны максатчан рәвештә өйрәндем. Проза һәм публицистикасы өчтән бер өлеше генә тәрҗемә ителгән. Ни өчен шулай? Чөнки Советлар Союзы вакытында Тукай мифологиясен тудырганда, аны гел шагыйрь итеп күрсәткәннәр. Ә аның бай прозасы, публицистикасы гел читтә калып барган. Моны төзәтеп, без үзебезнең 6 томлык җыентыкка бөтен әсәрләрен дә керттек.

Ниһаять, берничә ел дәвамында башкарылган. «Тукай образлары сүзлеге» проекты тәмамланып килә. Бу сүзлек үз эченә Тукай шигъриятендә тупланган барча образларны туплаган (350 образ тирәсе). Алар тәртибендә урнаштырылган, һәм һәр образга семантик шәрехләү бирелгән.

«...Ситуацияне «ал да гөл» дип әйтеп булмый»

– Бу проектларның һәммәсен исәпкә алганда, Тукай фәненең хәле борчылырлык түгел кебек тоела. Ләкин алар өстендә 1-2 кеше генә эшләгәнен күздә тотсак, ситуацияне «ал да гөл» дип әйтеп булмый. Аны үзгәртү өчен, беренчедән, Тукай темасына аерым галимнәрне «беркетергә» кирәк. Аллаһка шөкер, соңгы 3-4 елда байтак яшь галимнәребез докторлык диссертациясен яклады. Алар арасында XX йөз башы татар әдәбиятын, шул исәптән Габдулла Тукай иҗатын да өйрәнеп, матур нәтиҗәләргә ирешүчеләр бар. Аларның киләчәктә Тукай фәне өлкәсендә үз сүзен әйтер өчен белемнәре дә, сәләтләре дә җитәрлек.

Икенчедән, аспирантларга темалар биргәндә дә, Габдулла Тукайны читтә калдырмау кирәк. Белгәнегезчә, Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тырышлыгы белән, Академиядә докторлык диссертацияләре язучы яшь галимнәр өчен махсус программа тормышка ашырыла. Тукай гыйльмиятен үстерү өчен бу мөмкинлекне файдалану максатка ярашлы булыр иде.

Өченчедән, Габдулла Тукай тормышын һәм иҗатын өйрәнү өлкәсендә көч куйган оешмаларның берләшүе, уртак проектлар өстендә эшләве, һичшиксез, матур нәтиҗәләргә ирешү өчен зарур. Дөрес, безнең институт тикшеренүчеләре – КФУ галимнәре, Тукай музее хезмәткәрләре белән даими аралашып тора. Мәсәлән, телгә алынган «Тукай образлары сүзлеге» проектында университет галимнәре Нурфия Йосыпова һәм Алсу Хәбибуллина катнаша, Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган 3 томлык өчен Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова Казандагы шагыйрь тормышы белән бәйле урыннар турында мәгълүматлы мәкалә язды. Киләчәктә музей белән берлектә Тукай фәненә багышланган 2 томлык антология әзерләү турында сөйләшүләр бара. Мондый хезмәттәшлекне, әлбәттә, тагын да киңәйтергә кирәк, – дип тәмамлады чыгышын Марсель Ибраһимов.

«Тукай темасы – мәңгелек тема, ул беркайчан да тукталып калмады»

Гүзәл Төхвәтова: «Чыннан да, Тукай иҗатын, тормышын өйрәнү буенча саллы эшләр башкарыла. Тукай иҗаты, Тукайны өйрәнүче галимнәр иҗаты бездән читтәге төбәкләрдә дә алып барыла», – диде.

Тәлгат Галиуллин:

– Марсель, чыгышыңны хуплыйм. Мәсьәләне вакытлы күтәрдең. Уңышларны санап чыктың. Ләкин бер фикерең гаҗәпләндерде: син анда «Резеда Ганиева, Нурмөхәммәт Хисамовлардан соң, ул дәрәҗәдә Тукай фәнен күтәреп алырдай кешеләр булыр микән?» – дидең. Казан университетында эшләүче Тәлгат Галиуллинның 10га якын мәкаләсен, Фоат Галимуллинның һ.б. бирелеп эшләүләре турында белмәдеңме, әллә юри төшереп калдырдыңмы? Мәсәлән, минем «Тукай һәм ХХ гасыр татар шигърияте», «Тукай шигырьләрен яңадан укыганда», «Тиңдәшсез шагыйрь» һәм башка бик күп 10га якын мәкаләм бар. Бөекләребез киткәннән соң, Тукай фәне бер урында туктап калган дип уйлыйсыңмы? Дания Заһидуллина, Нурфия Йосыпова хезмәтләре бар…

Марсель Ибраһимов:

– Билгеле, мин алай уйламыйм. Чөнки Тукай темасы – мәңгелек тема, ул беркайчан да тукталып калмады. Ләкин үземнең чыгышымда да, басылган мәкаләләрдә дә Тукай фәнен генә түгел, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов фәне булсын, ул бер траектория белән генә бармый. Гасыр башында Тукай гыйльмияте, Җамал Вәлиди хезмәтләрен алсак, Тукай вафат булганнан соң, ул югары ноктага күтәрелгән. 1920 елда берникадәр сүлпәнәя башлый. 1960-1980 елларда аның үсеш чоры була. Монда сүз чагыштырма планда алып барыла.

Миңа калса, Тукай фәненең нигезе – 1960-1980 елларда. Шуның белән генә туктады дип фикер йөртәсем килми, бары тик шул чорны аерып чыгарасым килде, – дип билгеләп үтте Марсель Ибраһимов.

Шулай ук, фикер алышуда филология фəннəре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, əдəбият һəм сəнгать институтының əйдəп баручы фəнни хезмəткəре Азат Ахунов, филология фəннəре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, филология фəннəре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, əдəбият һəм сəнгать институтының Язма һəм музыкаль мирасы үзəге җитəкчесе Илһам Гомəров, филология фəннəре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, əдəбият һəм сəнгать институтының əдəбият бүлеге мөдире Əлфəт Закирҗанов, Татар əдəбияты тарихы һəм Ш.Камал мемориаль фатиры музее мөдире Айдар Шәйхин, филология фəннəре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, əдəбият һəм сəнгать институтының əйдəп баручы фəнни хезмəткəре Фәрит Яхин, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Зиннур Мансуров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай әдәби музееның элекке директоры Рәмис Аймәт һ.б. катнашты.

  • Госман Әкрам улы Хәбибуллин – 1950 елның 10 июнендә Теләче районы Олы Саурыш авылында авыл советы хезмәткәрләре гаиләсендә туган. Олы Саурыш сигезьеллык (1965), Караширмә урта (1967) мәктәпләрен тәмамлаган. 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. 1972-1973 елларда Арча (хәзерге Әтнә) районы Олы Әтнә авылында тарих укытучысы булып эшли.
  • 1973-1976 елларда – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр, шунда ук аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтның гыйльми сәркатибе булып эшли. 1979-1985 елларда Казан дәүләт университетының тарих факультетында ассистент (1979-1983), соңрак өлкән укытучы (1983-1985) булып эшли, СССР тарихын һәм ТАССР тарихын укыта.
  • 1985 елның 30 сентябреннән – Татарстан АССР дәүләт музеенда бүлек мөдире. 1986 елның 1 апреленнән Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеена директор итеп билгеләнә һәм гомеренең соңгы көненә – 1992 елның 7 декабренә – гомере өзелгәнчегә кадәр шунда эшли.

 

Ссылка на первоисточник
наверх