2026 елдан башлап бишенче һәм аннан соңгы туган яки уллыкка алынган һәр бала өчен күп балалы аналарның пенсияләренә якынча бер мең сум өстәләчәк. Бу хакта «Российская газета»га биргән интервьюсында Россия Социаль фонды башлыгы Сергей Чирков әйткән.
Сергей Чирков Дәүләт Думасына күп балалы аналар өчен иминият стажын арттыру турында закон проекты кертелүен искәртте.
Хәзерге вакытта әни кешенең иминият стажына һәр баланы 1,5 яшькә кадәр карау исәпләнә, әмма суммада алты елдан артып китмәскә тиеш. Пенсия коэффициентлары бала карауның һәр тулы елы өчен исәпләнә, әмма дүрт баладан да артмаган очракта гына. Яңа закон буенча стажга яшь ярымга кадәрге барлык балалар өчен - бишенче, алтынчы һәм аннан соңгы балаларны карау керәчәк.Өстәвенә, бу аны кабул иткәннән соң туган балаларга гына түгел, ә элегрәк туганнарга да кагылачак. Шулай итеп, дүрт баладан артык бала тапкан, тәрбиягә алган һәм үстергән күп балалы әниләр яңа елдан пенсияләренә өстәмә түләү алачак.
«Әгәр әни кешенең, әйтик, биш баласы булса, ул аена бер мең сумнан аз гына күбрәк өстәмә алачак. Алты булса, ике меңнән артык, җиде булса, аена өч мең һәм башкалар», - ди Сергей Чирков. Моның өчен анага РФ Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии