На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Яңа ел каникулыннан соң ничек тиз генә ябыгырга?

Яңа ел каникулыннан соң ябыгу өчен киңәшләрне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгече Борис Поляев сөйләгән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, беренче көннәрдә 4 тапкыр ашарга кирәк: иртән, төш вакытында, кичен, капкалау. Физик активлыкны арттырыгыз, калория күләмен максималь киметегез.

Белгеч аксымга зур игътибар бирергә куша – ул ябыгу өчен төп рольне башкара. Ябыкканда, аксым күләмен 20дән 30 процентка кадәр арттырырга кирәк. Кирәкле килога кадәр ябыккач, аксымны 10 процентка кадәр киметәләр. Тавык филесе, күркә, сыер, куян итенә, балыкка күчегез.

Рационга клетчаткага бай ризыклар – яшелчәләр, кузаклылар, шомартылмаган ярмалар, яшел үләннәр кертегез. Көн саен 1500 килокалорийдан артмаган рацион организмга уңайлы һәм тиз генә үзгәрергә ярдәм итәр.

Белгеч, сүзләренчә, 4 эш көне узгач, «бушану көне» ясагыз, тик ач тормагыз.

Йоклаганда организмда герлин гормоны ясала, ул аппетитны контрольдә тота, бу вакытта шулай ук лептин матдәсе барлыкка килә – ул туену хисен көйли. Туйганчы йокламасаң, бу гормоннар синтезы бозыла, нәтиҗәдә, матдәләр алмашы да бозыла.

Су эчәргә онытмагыз. Тәүлек дәвамында кеше 1 кг авырлыкка 30 мл сыеклык эчәргә тиеш. Аның 60 проценттан артыгы – эчә торган чиста су, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх