На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Әти кеше кызының бармагын тимераяк белән кискән

Калининградта яшәүче ир-ат кызын егылудан саклап калырга маташкан, тик ул баласын имгәткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

3 гыйнварда 8 яшьлек кыз гаиләсе белән шугалакка килә.

«Кыз бала атасы, анасы һәм абыйсы белән тимераякта шуа. Бер мизгелдә ул тигезлеген югалта да егыла башлый. Атасы аны тотып калырга маташа, әйләнеп узган чакта, ул, ялгыш, баланың бармагы өстеннән тимераяк белән чыга, кызның сул кулындагы бармагын кисә», – диелә хәбәрдә.

Кызны хастаханәгә илткәннәр.

Гаилә яхшы, балигъ булмаган балалар эшләре буенча хисапта тормый, диелә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх