Татарстан полициясе Казанның Үзәк стадион янындагы прожекторга менгән яшүсмерләр белән видеоны тикшерә. Бу хакта «Происшествия Татарстан» телеграм-каналы хәбәр итә.
Егетләр эшче жилетларын киеп, куркынычсызлык турында да уйламыйча, прожектор баганасына менә. Әлеге ролик полицейскийларда кызыксыну уята.
«Татар-информ»га билгеле булганча, әлеге факт буенча хокук саклаучылар тикшерү үткәрә.
«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителә», – дип хәбәр итәләр агентлыкка.
Свежие комментарии