Яңа Уренгой шәһәрендә бер студент колледжда ут ачкан. Бу соңгы тәүлек эчендә бер үк уку йортларында булган икенче фаҗига, дип яза «База» Телеграм-каналы.
Якынча мәгълүматлар буенча, икенче курста укучы 17 яшьлек студент яшьтәшеннән пневматик пистолет алган һәм интерактив тактага аткан. Атышта беркем дә зыян күрмәгән.
Фаҗига урынында полиция эшли.Шулай ук, бүген, Яңа Уренгой мәктәбендә бишенче сыйныф укучысы классташ кызына пычак белән һөҗүм иткән. Шуннан соң мәктәп сакчысына ташланган.
«База» мәгълүматлары буенча, бу хәл шәһәрдәге 3нче номерлы мәктәптә булган. Укучы классташ кызы белән ачуланыша, аңа пәке белән кадамакчы була. Якынча мәгълүматлар буенча, кызга артык зыян килмәгән, малай аның курткасын ерта алмаган. Бу вакытта аларны сакчы аермакчы була, нәтиҗәдә, егет аның муенына пычак кадый.
Сакчыны хастаханәгә алып киткәннәр. Аның гомеренә куркыныч янамый. Малайның сакчыга һөҗүм иткәне мәктәптәге күзәтү камераларына да эләккән.
Кадрларда күренгәнчә, классташ кызы егетне мәктәп ишегеннән чыгармыйча, юлына каршы төшә. Шуннан соң малай янына сакчы килә, шул мизгелдә укучы аның муенына пычак кадый.
Малай пычакны мәктәпкә бернинди проблемасыз алып кергән: чыганак мәгълүматлары буенча, металл детекторы баланың әйберләре арасында пычакны «танымаган».
Якынча мәгълүматлар буенча, металл детекторы бары тик зур металл әйберләрне генә таный (мәсәлән, зур пычак яки пистолетны).
Чыганак мәгълүматларына караганда, берникадәр вакыт элек һөҗүм иткән егет белән башка бер кыз арасында низаг килеп чыккан булган. Бу хәлдән соң укучы үзе белән пычак йөртә башлаган булырга мөмкин. Ул аны әти-әнисенә сиздермичә, кухнядан алып чыгып киткән.
Хәзер 5нче сыйныф укучысын психоневрология диспансерына җибәргәннәр. Аңа җинаять җаваплылыгы бирелмәячәк, чөнки әле 14 яшь тулмаган.
Свежие комментарии