На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...
  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат

Уфада Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты — легенда, Башкорт драма театрының тулы бер чорны гәүдәләндергән танылган актеры Фидан Гафаров вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Якшәмбе көнне кайгылы хәбәрне республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте, дип яза «Башинформ».

«Һәр кешенең иҗатта ниндидер үз, туган һәм якын нәрсәсе бар.

Минем өчен бу һәрвакыт Фидан Гафаров башкаруында «Кышкы романс» җыры булды. Хәтерлим әле, балачакта, иртән радиодан Фидан Гафаров җырлаганда, әни һәрвакыт тавышын катырак ачуны сорый иде», - дип уртаклашты Башкортстан башлыгы.

«Фидан Сафич безнең тормышта һәрвакыт булды. Бүген шәхсән минем өчен һәм бөтен республика өчен зур югалту. Фидан Сафич мәңгегә китте. Бөек кеше – Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Якты истәлекләр хәтердә мәңге сакланыр...», – диде ул.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме сишәмбе, 29 апрельдә, була, дип хәбәр иткән «Башинформ»га мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

 

Ссылка на первоисточник
наверх