На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...
  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...

Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровның вафаты турында: «Тавышын соңгы ишетүем булган икән...»

Шагыйрә, мәҗлесләр алып баручы Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровның вафат булуы турында яза.

«Халкыбызның искиткеч зур шәхесе Фидан ага Гафаров вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Операция өстәлендә киткән, диделәр…

Берничә ай элек бик матур гына хәлләрне сорап шалтыраткан иде.

Шул кадәр йөрәккә үтәрлек тавышын соңгы ишетүем булган икән. Бу хәбәрне ишеткәч, чын түгелдер дип, ватсабын карадым. Соңгы тапкыр кичә кич кергән.

Миңа шул кадәр зур шәхес белән бергә эшләү бәхете насыйп булды. Зур йөрәкле, чиксез талантлы, юмор хисле, рәхәт кеше, чын артист иде Фидан абый…

Бергә концерт куеп йөргән чаклар тормышымда иң матур мизгелләр булып исемдә калыр. Йөрәгем елый. Гафаров Фидан Сафич рухына дога кылыйк.

Сәхнәдә сыман, мәңгелек дөньяларда да урының оҗмах түрләрендә булсын, Фидан абый...», – дип язган ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх