На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

• Бергсерг Бергсерг
Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
• Михаил Васильев
Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
• Михаил Васильев
У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Эльмира Сөләйманова белән интервьюдан: «Никахлашуыбызны кайнанам ун еллап белмәде»

Җырчы Эльмира Сөләйманова Җәлил телевидениесенә 2019 елда биргән әңгәмәсендә гаиләсе, ире һәм кайнанасы белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгән булган.

Эльмира, гаиләгез турында да берничә сорау бирәм. Белүебезчә, сезнең ирегез рус милләтеннән. Өйдә нинди телдә аралашасыз?

Ирем урыс. Инде менә 20 ел бергә яшибез. 20 ел вакыт узган да киткән, без картаймый кем картайсын. Әни гел шулай дип әйтә торган иде.

40 яшькә җиткәч, 20 ел яшәгәч, урыс та татарга, татар да урыска әйләнде. Бик хәйләкәр ул минем. Урыс, урыс дигән булсам да. Кайвакыт иптәш кызларым белән өйдә җыелышып утырабыз бит инде. Мин дә кеше, ашап, җырлап утырасым килә минем дә. Марҗа иптәш кызларым да күп, әмма татарлар күбрәк. Икенче көнне ирем миңа: «Нәрсә, мине чәйнәдегезме?» – ди. «Ишетеп тордым бит», – ди. Аңлый, 20 ел минем белән торып соң инде.

Ә болай татармы, урысмы, чувашмы, башкортмы кеше, минем күңелем, ишегем барысына да ачык. Тип тә кер.

Ирем дә башта «мин рус кешесе» дия иде. Никах укыткач, ике балама исемне мөселманча кушкач, татарга әйләндердем мин аны.

Ә гаиләдә дини бәйрәмнәр үткәрәсезме?

Дини бәйрәмнәр уздырган юк. Ашлар, әби белән бабайның ел ашларын әнидә уздырабыз. Әни йорт аша гына яши. Иремнең әнисе – кайнанам – марҗа. Ул никахлашуыбыз турында бер 10 еллап белмәде. Ирем исә барысына да риза булды.
«Зинһар, яшик кенә, ясыйк», – диде. Ә кайнанам чиркәүгә барырга, венчание уздырырга тәкъдим иткән иде. «Хәзер!» – дидем.

Үз сүзегездә нык торасыз, көчле хатын-кыз сез, әйеме?

Әйе, мин көчле. Акырмыйм-бакырмыйм, ләкин үземнекен эшлим.

Ссылка на первоисточник
наверх