<p>Теләче авылында, сугышканнан соң, 47 яшьлек ир-ат һәлак булган. Үтерүдә шикләнелүче ир-атны сак астына алганнар. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.</p> <p>Теләче авылында үтерү 31 майда була. Кемерово өлкәсеннән килгән дальнобойщик танышында кунакта була. Бәйрәмдә тагын бер кунак бар – ул хуҗаның Казаннан килгән дусты.
Хәмер эчкәч, кунаклар талаша башлый, аннары сугышырга тотыналар. Кыйнаш вакытында бер ир-ат җитди имгәнә һәм урында ук үлә.</p> <p>Җинаятьтә шикләнелүче кулга алынган, диелә хәбәрдә.</p>Теләчедә бер ир-атны кыйнап үтергәннәр
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии