На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ринат Таҗетдиновның хәләл җефете Рәйсә ханым вафат

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновның хәләл җефете Рәйсә ханым вафат. Югалту хакында Камал театры социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итә.

«Театрыбыз өчен бик якын һәм хөрмәтле кешебез, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат абый Таҗетдиновның хатыны Рәйсә Измаил кызы вафат булды.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы исеменнән кызларының, туганнарының, дусларының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», – диелә анда.

Ринат Таҗетдинов арабыздан 2024 елның октябрендә киткән иде.

Социаль челтәрләрдә Рәйсә һәм Ринат Таҗетдиновлар турында: «Пар аккошлар булганнар инде. Урыннары җәннәттә булсын. Амин», «Балаларына Раббым сабырлык бирсен... Әле әтилэренен туфрагы суынмады, инде әниләре дә юк... Урыны оҗмахта булсын», «Нинди бәхетле җаннар. Матур яшәделәр, матур итеп китеп тә бардылар. Бик күркәм пар иде», -дип язалар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх