На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

«Мин бушлыкка китмим»: Луиза Закирова «ТНВ»дагы хезмәттәшләре белән саубуллашкан

Луиза Закированың, 18 ел эшләгәннән соң, «ТНВ» телеканалыннан китүе турында хәбәр иткән идек. «Таяну ноктасы» тапшыруын алып баручы шушы көннәрдә чәй табыны артында хезмәттәшләре белән саубуллашкан. Аның күңеле тулган, ул күз яшьләрен сөртеп, хезмәттәшләренең үзенә карата әйтелгән җылы сүзләрен тыңлый.

«Ни өчен китәмме? Күбрәк уйлаган саен, мине үстергән телестудиянең мине чикли башлавын ачыграк аңлый башладым. Юк, компания андый түгел. Мин үземне чикли башладым, дөресрәге – курку, гадәт, комфорт зонасыннан чыгу. Мин башка куркырга теләмим. Куркып калмас өчен мин китәм. Бу – офыкка таба адым ясау өчен эшләнелә, әле ул билгесезлек томанына төрелгән булса да...

Мин бушлыкка китмим. Минем хыялларым, проектларым, планнарым бар. Иң мөһиме – теләк. Эфирдагы гади тавыш булу гына түгел, күбрәк булу теләге. Профессиядән югарырак булу. Миңа куркыныч дип әйтү – берни дә әйтмәү кебек. Әмма мин ирекне сизәм. Мин һәрвакыт көчле һәм принципиаль кешеләрне хөрмәт иттем. Хәзер мин үземне аларның берсе итеп тоя башладым.

«ТНВ», рәхмәт! Әлеге телекомпания минем өем, университетым һәм көзгем иде. Биредә миңа ярдәм иттеләр, өйрәттеләр, илһамландырдылар. Хәзер мине ничә еллар хуплап торган кулларны ычкындырып, мөстәкыйль адым ясарга вакыт җитте. Барысы өчен дә рәхмәт. «ТНВ» минем күңелемнең бер өлеше булып калачак», – дип яза журналист.

 

Ссылка на первоисточник
наверх