Язучылар берлеге бинасында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы «Чистайда татар мәдәнияте» түгәрәк өстәлен үткәрде. Чистайда татар музейларын ачып, татар мохитен кире кайтарып, торгызып булырмы? Көн кадагында торган мәсьәләләрне «Интертат» хәбәрчесе тәкъдим итә.
- Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: Чистай каласы һәм Чистай өязендә туып үскән бөек татар шәхесләренә Чистайда музейлар ачу. Яуширмәдә Гаяз Исхакый музеена ремонт ясау. Чистайда Татар мәдәни үзәге ачу. Яуширмәдә Гаяз Исхакый укуларын оештыру. Яуширмә авылында атаклы шәхесләргә: Рәбига Хәкимова, Фәйзи Йосыпов, Сәгадәт Исхакый-Чагатайга экспозицияләр ачу.
Әлеге темага багышланган язма «Интертат»та дөнья күргән иде. Әлеге язмада 12 музей хакында җентекләп язылган, хәтта булачак музейларның адреслары да күрсәтелгән.
- Җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова: «Чистайда татарга кагылышлы 12 музей булуын телим!»
Ркаил Зәйдулла: «Гаяз Исхакыйның музеен ремонтлау мәсьәләсе көн кадагында тора»
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:
– Көн тәртибендәге һәр мәсьәлә бик мөһим: Фәйзи Йосыпов, Гаяз Исхакый, Мөхәммәтзакир ишан Камалов, Фоат Туктаров һ.б. һәрберсе буенча аерым түгәрәк өстәлләр уздырып, фикерләшергә мөмкин.
Чистайда татар мәдәниятенә караш, мөнәсәбәт бик аянычлы иде. Разил Вәлиев җитәкләгән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетның күчмә утырышы Чистайда булган иде. Мин анда очраклы килеп эләктем. Татар байларының күчемсез милкенең аянычлы хәлдә һәм әрәм булуы турында телевидениедән тапшырулар булды. Шуннан соң ниндидер хәрәкәт кузгалды. Хәзер ышанып әйтергә була: бу эш тулы куәткә бара.
Былтыр Гаяз Исхакыйның туган авылы Чистай районы Яуширмә авылына керә торган юл төзекләндерелде, яңа юл салдылар. Чистайда «Камалия», «Әмихания» мәдрәсәләрендә укыган татар мәдәниятендә һәм иҗтимагый тормышында зур эз калдырган шәхесләргә мемориаль такталар куелды. Барлыгы 10 истәлек тактасы булды. Мин аны зур эш дип саныйм, алга китүнең бер мисалы.
Бу гына безне канәгатьләндерми. Киләчәктә тагын нинди эшләр башкарырга була? Чөнки Чистайны беркайчан да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Ул – 1920 елларга кадәр татар мәдәнияте үзәкләренең берсе булган. Шул ук «Камалия» мәдрәсәсе татар дөньясына гына түгел, бөтен Россиягә билгеле.
Яуширмәдә Гаяз Исхакыйның музеен ремонтлау мәсьәләсе көн кадагында тора. Чөнки музей ачылганнан бирле аңа кул тимәгән.
Айрат Фәйзрахманов: «Чистайда кеше ресурслары чикле»
Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов:
– Музейны ремонтлау дигәндә, проект-смета документациясен әзерләү буенча сүз барырга тиеш. Аны әзерләгәнче, техник бирем оештырылырга тиеш. Беренче адым буларак, «Камалия» мәдрәсәсе бинасына мемориаль такта кую хакында утырыш булды. Министр каршында мемориаль такталар комиссиясе бар. Мемориаль такта куярга без килешәбез генә түгел, бишкуллап риза. Бу процессы ахырга таба хәл итеп бетерербез дип уйлыйм. «Камалия» мәдрәсәсендә укыган кешеләрне барлый башлагач, зур исемлек төзелде. Җиде шәхескә куелачак, өчесен исбатлый алмадык. Ул зур такта булырга тиеш. Әле финанслау мәсьәләсе бар. Гадәттә, эскизларын әзерләп бетергәч, комиссиядә аны раслагач, сметаларын җыйгач, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җибәрәбез. Министрлык экспертиза ясап, аннары Татарстан Рәисеннән сорый алабыз.
Бу – бик тиз бара торган процесс булмаса да, аны 1 ел эчендә хәл итеп була, дип уйлыйм. Археология турында сүз барганда, Чистайда музейлар ачык күк астында, дияргә була. Навигациядән башларга була. «Җүкәтау – Биләр – Болгар» маршруты буенча узган елдан туристларны йөртә башладык. Чистайга килгәч, татар бистәсе буйлап кешеләргә экскурсия уздырабыз. Бу маршрутны көчәйтергә, бу эшкә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетының кушылуын да кирәк табам. Чистай музее бу эшкә ныклап алынды. Бу – ниндидер бер биремне башкару гына түгел, алар чын ихлас күңелдән бу эшкә җиң сызганып тотындылар.
12 музей саналып киткән. Без әлеге музейларда эшләргә кеше таба алырбызмы? Чөнки Чистайда кеше ресурслары чикле. Менә шундый риторик сорау, – диде ул.
«Чистайда «Татар тарихы һәм мәдәнияте» музеен ачып, шул базада үсәргә була»
Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова:
– Чистайда музейлар булдыру берничә этаптан күзалдына килә: беренче этап буларак – бина мәсьәләсе, аларны алу, рәсмиләштерү.
Икенче этап – музейлар концепциясен эшләү. Бары тик алдагы этап буларак кына галимнәрнең бу эшкә катнашуы. Хәзерге моментта галимнәрнең бу эшкә катнашы иртәрәк дип саныйбыз.
Тәкъдим ителгән 11 музейны булдыру идеясе хәзерге шартларда реаль булмавы ихтимал. Шунлыктан, безнең карашыбызча, барлык идеяләрне беренче этапта берләштерү отышлырак булачак. «Татар тарихы һәм мәдәнияте» (шартлы исем) музеен ачып, алга таба шул базада үсү планын булдырырга мөмкин.
Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге җитәкчесе Сөләйман Рәхимов:
– Өченчедән, галимнәр тарафыннан бу эшкә ярдәм итү мөмкинлеге бар: фәнни консультация, методик киңәшләр, фәнни-эзләнү процессында табылган документлар белән бүлешү һ.б. Фәннәр академиясе, институт җитәкчелеге белән килештереп, Чистай төбәге буенча тарихи документлар җыентыгы, яисә монография эшләү мөмкинлеген карарга була.
Наил Нәбиуллин: «Иң зур һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге – Җүкәтау шәһәре дәүләт тыюлыгы буларак танылырга лаеклы»
Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Альфред Халиков исемендәге археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наил Нәбиуллин «Җүкәтау» дәүләт тыюлыгын булдыру теләге белән чыкты:
– Урта гасыр тарихи-мәдәни мирасы X-XIV гасырлардагы Җүкәтау шәһәре һәм башка археология һәйкәлләре белән бәйле. Җүкәтау археологик калдыклары Чистай шәһәре чикләрендә һәм Чистай муниципаль районы территориясендә урнашкан. Җүкәтау Идел буе Болгар дәүләтенең төп һәм иң зур шәһәрләре исәбенә керә – урта гасырлар Көнчыгыш Европасы, мөселман дөньясының төньяк форпосты территориясендәге беренче дәүләтләрнең берсе. Җүкәтау болгар-татар шәһәре рус елъязмаларында Болгар белән бергә телгә алына, Көнбатыш Европа карталарында күрсәтелгән.
Бу – тарихи яктан танылган шәһәр, иң зур һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге, ул тикшеренүчеләр тарафыннан Чистайның тарихи үзәге буларак карала. Җүкәтау һәм хәзерге Чистай шәһәре, аның тирә-ягында әлеге шәһәргә якын урнашкан җирлекләр – урта гасырларда шәһәр цивилизациясенең беренче объектлары, алар төбәк үсешенең алдагы чорларында үсеш юлын билгели.
Җүкәтау (Юкәтау) мирасын саклау, тиешенчә файдалану, популярлаштыру максатларында ТР Мәдәният министрлыгына «Җүкәтау» дәүләт тыюлыгын булдыру турында үтенеч белән мөрәҗәгать итик.
Территорияне алга таба Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни ядкәрләренең) Бердәм дәүләт реестрына кертү өчен, «Җүкәтау» археологик һәйкәлләре комплексы чикләрен төгәлләштерү эшен оештыруны сорап, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетына үтенеч белән мөрәҗәгать белән чыгыйк.
Җүкәтау һәм Чистайның башка археологик һәйкәлләре турында яңа фәнни мәгълүмат алу максатында археологик тикшерүне дәвам итәргә кирәк, дип саныйм. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы Чистай шәһәре һәм Чистай районының тарихи-археологик тикшеренүләрнең максатчан программасын раслауда ярдәм күрсәтү турында Татарстан Республикасы Рәисе алдында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә була. Программаны гамәлгә ашыру ачык фәнни мәсьәләләрне, шул исәптән, Чистай территориясендә беренче кешеләр яши башлау вакытын һәм шәһәрнең барлыкка килү вакытын төгәлләштерүгә, тарихи-мәдәни мирасны саклау, аннан файдалану базасын булдыруга, төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен шартлар булдыруга, Татарстан Республикасы халыкларының казанышларын пропагандалауга бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә алыр иде.
Җүкәтау мирасын популярлаштыру максатларында «Чистай» холдинг компаниясенә Җүкәтау территориясен музейлаштыруда, туризм объекты сыйфатында әзерләүдә (оборона ныгытмаларын торгызу, «Җүкәтау» музеен оештыру) ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итәргә, – диде ул.
Рафик Насыйров: «Икенче мәхәллә бинасын реставрацияләп, суфичылык тарихына багышланган музей ачып булыр иде»
Тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбе директоры Рафик Насыйров Чистай шәһәренең Татар бистәсе тарихын торгызуга кагылышлы тәкъдимнәрен әйтте:
– Беренчедән, хәзерге вакытта хосусый милектә булган икенче мәхәллә мәчете бинасын (Нариманов ур., 89 нчы йорт) Татарстан Мәдәният министрлыгы карамагына алып, реставрация эшләрен башларга кирәк. Бу мәчет бинасы 1883 елда шәһәрнең имамы, мәдрәсә мөдире, гомумроссия күләмендә мәгърифәтчелек эшен алып барган шәех Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалиның шәхси акчасына салынган булган.
Татар бистәсенең иң мөһим архитектура истәлекләреннән булган бу бинаның торышы бүгенге көндә бик аяныч хәлдә. Мәчетне реставрацияләп, дин тотучыларга тапшырган очракта, биредә Идел-Урал төбәгендә суфичылык тарихына багышланган музейны да урнаштырып булыр иде.
Икенчедән, Чистай төбәгенең борынгы тарихын данлыклы Җүкәтау шәһәреннән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ләкин хәзерге Чистай топонимиясендә «Җүкәтау» атамасы, Текә Тау бистәсендәге кыска гына бер урамнан тыш, гомумән урын алмаган. Әлеге зур җитешсезлекне төзәтү максатыннан, хәзерге вакытта борынгы шәһәр җирлегендә төзелә торган «Фатиха» мәчетнең атамасын «Җүкәтау мәчете» дип үзгәртик.
Өченчедән, Чистай шәһәрендәге Фатих Әмирхан белән бәйле биналарның берсендә шагыйрьнең нәселеннән чыккан башка бик күп күренекле затларга да багышланган музей урнаштырыйк. Аларның бу төбәккә беренче булып килгән борынгы бабалары данлыклы Морат мулла хөрмәтенә музейны «Морат мулла музее» дип атарга мөмкин. Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия остазбикә дә – шул нәселнеке, – диде ул.
Илдус Заһидуллин: «Гаяз Исхакый исемендәге Татар мәдәни үзәген булдырыйк»
Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин:
Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы җитәкчелегенә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә тыюлык базасында Чистай һәм округ татарларының тарихи-мәдәни мирасына, татар авыллары тарихына һәм татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган ел саен уздырыла торган «Исхакый укулары» Республика фәнни-гамәли конференциясен уздыруны тәкъдим итәм, конференция материалларын бастырып чыгарып булыр иде.
2026 елда Чистайда «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар иҗтимагый хәрәкәте» музеен оештыру һәм ачу турында ТР Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итик. Шулай ук, Чистай районы җитәкчелегенә Гаяз Исхакый исемендәге Татар мәдәни үзәге өчен, Чистайда бина бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм.
Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы җитәкчелегенә Чистай районы колхозлары һәм татар мәктәпләре тарихларын язу буенча конкурс оештыруны тәкъдим итәргә кирәк.
Ә Фатих Әмирхан музее исә Казанда булырга тиеш, дип саныйм.
Сурия Усманова: Нигә без үз-үзебезне чиклибез соң? Музей Казанда да, Чистайда да булсын. Чистайда Фатих Әмирхан яшәгән 2 бина бар. Берсе – аның абыйсы Мөхәммәтнәҗип Әмирханов йорты.
Лариса Айнетдинова: «Бөек Тукайны, Исхакыйны читтә белсеннәр өчен, аларны федераль дәрәҗәдә укыту программасына кертергә кирәк»
Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары Лариса Айнетдинова, Чистай шәһәрендә татар халкының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау чараларын күрергә кирәк, дип саный:
– Сакланып калган тарихи биналарны реконструкцияләүгә акча бүлеп бирү һәм, мөмкин булган очракта, аларны шәхси куллардан Чистай дәүләт музей-тыюлыгы файдасына сатып алу кирәклеге турында Татарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать язарга кирәк.
Чистай музей-тыюлыгының булган күргәзмә мәйданнарында ел саен Чистай районы территориясендә татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле булган экспонатлар күргәзмәсен планлаштырырга һәм оештырырга (Фәннәр академиясенең «Мирасханә» фондлары; Казанда Габдулла Тукай музее фондлары һ.б.) тәкъдим итәм.
Татар халкы мирасын популярлаштырырга кирәк. Бөек Габдулла Тукайны, Гаяз Исхакыйны һәм башкаларны Татарстаннан читтә белсеннәр өчен, аларның исемнәрен федераль дәрәҗәдә укыту программасына кертергә кирәк (беренче чиратта, әдәбият дәреслекләренә). Чистайга килүче Россия туристлары, Гаяз Исхакый түгел, Борис Пастернак музеена баруны кулай күрәчәк, чөнки Исхакыйны белмиләр. Кызганыч, Гаяз Исхакыйны татар җәмгыятендә дә белмиләр, нигездә, аның тормышы һәм иҗаты турында бары тик татар зыялылары гына белә.
11 музей ясау мөмкин хәл түгел, чөнки финанс чаралары, музей тупланмалары, белгечләр юк. 11 музейны күчермәләр белән тутырып бетереп тә булмый. Шул ук вакытта шуны да истә тотарга кирәк: нәрсә дә булса эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була. Бер музейдан башларга кирәк. Бер музей булдыру өчен еллар китә... Концепцияне заманча техник мөмкинлекләрне исәпкә алып эшләргә, ә иң мөһиме – музей коллекциясе нигезенә ятачак предметларны эзләргә кирәк. Боларның барысына да шактый финанс чыгымнары кирәк. Эшләрнең бер өлешен ТР Мәдәният министрлыгы алып барган «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» дәүләт программасына кертеп була. Шулай ук Мәдәният министрлыгы ел саен төрле грантлар өләшә бит, шуны кулдан ычкындырмыйк, – диде ул.
Сурия Усманова: «Гаяз Исхакыйның туган ягын саклап калу – татар халкы булдыра алырлык мәсьәлә»
Җәмәгать эшлеклесе, 1995-1999 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Сурия Усманова Гаяз Исхакый туып үскән Яуширмә авылы һәм Чистайның бүгенге проблемалары турында сөйләде.
– Чистайда җимерелеп, хуҗасыз яткан тарихи биналар бик күп. 12 музейга дип сайлаган биналар да шул хәлдә. Җимерекләр, аларны 1 сумга саталар!
Сез игьтибар итегез әле, 1 авылда 7 билгеле, атаклы шәхесләр туган. Ә аларның 5сенең эшчәнлеге татар телен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән: Гаяз Исхакый – иң популяр прозаик, Рабига Хәкимова – Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештыручы галимә, Фәйзи Йосыпов – беренче конферансье, Сәгадәт Чагатай-Исхакый – профессор, фән докторы, тюрколог, Флера Тарханова – шагыйрә. Шулай ук авылның горурлыгы – 2 Советлар Союзы герое Гали Шәмсетдинов һәм Габделәхәт Вәлиев. Әлеге шәхесләр – татар халкының байлыгы, алар – татар мәдәниятенең дәрәҗәсен дөнья күләмендә күрсәтә торган шәхесләр. Алар туып-үскән авылны саклап калу, андагы проблемаларны хәл итү – татар халкы булдыра алырлык мәсьәлә дип саныйм. Яуширмә халкы ул мәсьәләләрне хәл итәргә тырышты, язмаган дәүләт органнары калмады, игътибар итүче татар журналистлары гына булды, язмаларыннан китап эшләргә мөмкин. Бөтендөнья татар конгрессы күпме авылларга ярдәм итте. Яуширмә авылын да шефка алса иде.
Чистайда татар мәдәни үзәген ачарга кирәк. Соңгы елларда татарның тарихын белмәгәнгә, кызыксынмаганга, Чистайда яшәгән татар халкының рухи-мәдәни ихтыяҗларына дәүләт тарафыннан да, җәмәгатьчелек тарафыннан да салкын караш булды. Чистайда Татар мәдәни үзәген ачу турында мөрәҗәгатьләр күп булды. Чистай татар активистлары Бөгелмәдәге татар мәдәни үзәге эшен белә һәм үз шәһәрләрендә дә шул үрнәктә татар мәдәни үзәген ачуны сорыйлар.
«Гаяз Исхакый укуларын» дәүләт дәрәҗәсендә үткәрәсе иде. Укулар берничә ел Шамил Закиров – (1985-2012 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры) тырышлыгы һәм Галиәсгар Камал артистлары тарафыннан гына оештырылды. Борис Пастернак укуларын карагыз. Аны 3 көн Халыкара дәрәҗәдә үткәрәләр! Әдәби фестиваль, иҗади лабораторияләр... Нәрсә генә эшләп бетермиләр. Иҗтимагый оешмалар да Гаяз Исхакый укуларын зур дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итәргә тиештер, ә төп оештыручы Татарстан Мәдәният министрлыгы булырга тиеш, – диде ул.
Ирек Шәрипов: «Дингә басым ясыйлар, миллилекләре җитми»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов:
– Чистай шәһәренең уникальлеге шунда ки, бер үк шәһәрдә татар халкының төрле чорлардагы тарихын күзәтеп була. Туристлар өчен һәр чордан иң әһәмиятле мәгълүматларны билгеләп үтәргә була, моны эшләү, әзерләү өчен материаллар күп. Татар-мөселман зиратында да Болгар дәүләте, Алтын Урда чоры, Казан ханлыгы, Россия Империясе, Советлар Союзына караган тарихи һәйкәлләр сакланып калган. Бүгенге көндә дә әлеге зират ачык, эшли. Шуңа күрә, минемчә, аны күз уңында тотарга кирәк.
Чистайның тагын бер үзенчәлекле ягын әйтеп үтәсем килә, ул да булса – Мөхәммәтзакир хәзрәт Камаловның традицияләре. Аларны бүгенге көндә шәһәр җәмәгатьчелеге дәвам иттерә. Анда дини хәрәкәт көчле, дингә басым ясыйлар, миллилекләре җитми. Бу мәсьәләне танырга кирәк. Мәчетләр төзү буенча зур хәрәкәт алып барыла, мәчетләргә дә яшь буын бик актив йөри. Әмма әлеге дә баягы «диндә милләт юк» дигәнне күрәсегез килсә, аның бер мисалы – Чистайда. Бу мәсьәләгә дә игътибар итәсе бар.
Яуширмәдәге Гаяз Исхакый музее – үз-үзен тәэмин итә торган музей түгел. Аны заманча мәдәният йорты белән комплекста үстерергә кирәк. Зур автобус Яуширмәгә кадәр кайтып җитә икән, Гаяз Исхакый музее гына аз булыр кебек.
Илгиз Халиков: «Архив, фонд бар, мөмкинлекләр тудырырга әзербез»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков:
– Чистай төбәге һәр кеше өчен Гаяз Исхакый исеме белән бәйле. Бу сөйләшүдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилен күрмим. Мәгариф өлкәсе төшеп кала. Элек Чистай гимназиясендә үткәрелгән Гаяз Исхакыйга багышланган конференция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы планына кертелмәгән дә. Гаяз Исхакый шәхесе турында әйтәбез икән, ул мәҗбүри төстә планда булырга тиештер. Республика масштабында Гаяз Ихсакыйга багышланган конференцияне – «Гаяз Исхакый укулары»н хуплап чыгарга кирәк. Аны соңгы елда күтәреп чыгып, оештыра башладылар. Рәхмәт.
Тәнкыйть белән ерак китеп булмый. Булган потенциалны кулланырга, берләшергә, конференциягә барлык кызыксынганнарны чакырырга кирәк. Фәнни күзлектән караганда, шактый эшләр башкарылды. Гаяз Исхакый исемен мәңгеләштерүдә галимә Лена апа Гайнановадан да күбрәк эшләгән кеше юктыр. Өлкән яшьтә булуына карамастан, әле ул бүген дә хезмәт итә, үрнәк булып тора.
Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Исхакый-Чагатай – барлык төрки дөньяга танылган шәхес. Ул хөрмәткә һәм мәңгеләштерүгә лаек. Безнең институт структурасында «Мирасханә» язма мирас үзәге эшләп килә, бүгенге көндә анда Гаяз Исхакыйның фонды да бар. Лена апа Гайнановага рәхмәт, ул үз вакытында бөтен материалларны тапшырган иде. Шуның нигезендә материалларны фәнни әйләнешкә кертәбез. Диссертацияләрне рус телендә яклап та, аны рус теле аша фәнни дөньяга – киңрәк аудиториягә җиткерә алабыз. Мәкаләләрне татар телендә язарга беркем дә каршы түгел. Әйтергә кирәк, «Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» вакыфының җитәкчесе, фәннәр докторы Түлай Дуран ярдәме белән Сәгадәт Исхакый-Чагатайга караган мәгълүматлар Татарстанга кайтарылды, «Мирасханә»дә саклана. Көндәлекләр турында сүз бара.
Тәҗрибәбез бар, экспозиция ясауда без хәлебездән килгәнчә ярдәм итә алачакбыз. Күчермәләр, муляжлар һ.б. ясап була. Шартлар тудырыла икән, вакытлыча экспонатларны биреп тора алабыз. Фәнни-популяр мәгълүматны халыкка һәрвакытта да җиткереп бетереп булмый. Архив, фонд бар, барлык мөмкинлекләрне тудырырга әзербез, – диде ул.
Сурия Усманова: Чистайда санап кителгән музейларны ачуның бик зур, катлаулы эш икәне аңлашыла. Чистайда тиздән ачылачак 11 музейны (күбесенчә Бөек Ватан сугышы елларында вакытлыча шәһәрдә яшәгән рус язучыларына багышланган) эшләр өчен, Кама фәнни үзәген 2015 елда ук ачтылар. Ни өчен атаклы татар шәхесләренә музейлар ачу мәсьәләсе белән рәсми органнар түгел, ә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, фидакярләр генә шөгыльләнә? Без бит Япониядә түгел, Татарстанда яшибез.
Ркаил Зәйдулла: Фикерегез белән тулысынча килешәм.
Гүзәл Төхвәтова: «Тукай әдәби музее белән уртак проектлар эшләп булыр иде»
Татарстан Милли музее филиалы Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова:
– Түгәрәк өстәлдә аталган шәхесләрнең барысы да Габдулла Тукай әдәби музее һәм Татарстан Милли музее белән бәйле. Фондларда шушы шәхесләрнең күбесе белән бәйле мәгьлүмәтләр һәм аларның мемориаль предметлары саклана. Кемнеңдер 1-2 предмет булса, кемнеңдер шактый тулы коллекцияләре тәкъдим ителә. Милли музейның фән буенча урынбасары Светлана Измайлова, Гаяз Исхакый музеен ясаганда концепцияләр әзерләргә кирәк булса, ярдәм кулын сузачакларын әйтүне үтенде.
Шушы фондларда саклана торган әйберләрнең муляжларын, күчермәләрен эшләргә мөмкинлек бар. Күргәзмәләргә дә экспонатларның төп нөсхәсен алып килә алабыз. Мәсәлән, Хәдичә Ямашева-Таначеваның шкатулкасы, шәхси әйберләре бар. Зәйтүнә Мәүлүдованың тулы коллекциясе, документлары, альбомнары, фотолары бар. Һәр экспонатның үз тарихы бар, бу – шулай ук халыкка кызыклы булачак.
Без бергәләп уртак конференцияләр дә оештыра алыр идек. Мәктәп программасында Гаяз Исхакыйга кагылышлы нәрсә тәкъдим ителә – бу һәрчак кызыксыну уята. Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай белән бәйле балалар белән уеннар, квестлар үткәрәбез, бик рәхәтләнеп киләләр, катнашалар. Шуңа күрә уртак проект эшләп булыр иде кебек.
Тукай әдәби музеена ремонт ясаганда, антиквар салоннарга мөрәҗәгать иттек. Без ул вакытта Тукай исән чагында чыккан китапларны, газеталарны сатып ала алдык. Монда да шулай эшләп булыр дип саныйм. Тукай әдәби музеенда Тукай үзәге бар, килүчеләр безгә үзләренең шәхси фондларыннан китаплар алып килә, алар арасында Тукай премиясе лауреатлары, Тукайның замандашлары китаплары бар. Бездә берничә данә бар икән, кайберләрен тапшыра алабыз. Кирәк икән, шундый алмаш ясый алабыз. Музейда бик уңайлы күргәзмә залы бар. Шунда да кызыклы күргәзмә оештырып булыр иде, көтеп калабыз, – диде Гүзәл Төхвәтова.
Чистайда татар музейлары калкып чыгармы? Ә булганнарын саклап калырлармы? Бу хакта киләсе язмада тәгаенләнер.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар: Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасы Халыкара телләрне үстерү секторы мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин, Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Скучаева, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова, Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге җитәкчесе Сөләйман Рәхимов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Альфред Халиков исемендәге археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наил Нәбиуллин, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбе директоры Рафик Насыйров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин, Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары Лариса Айнетдинова, Татарстан Милли музее филиалы Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова, галимә Лена Гайнанова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимова, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова.
Дәвамы бар.
Свежие комментарии