На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Рамил Шәрәповның Уфадагы концертында күңелсез хәл: «Бик борчылдык»

Юмор остасы Рамил Шәрәповның Уфадагы концертында күңелсез һәм көтелмәгән хәл килеп чыккан. Бер тамашачысының хәле начарланып, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килгән. Бу хакта Рамил социаль челтәрдә сөйләде.

«Уфа концертыннан соң нәрсә әйтергә дә белмим, дуслар. Күп һәм төрле хис-кичерешләр. Концерт матур гына башланып китте, әмма бер «ЧП» булды.

Беренче бүлек ахырында, «Өммегөлсем»не җырлаган вакытта, бер апаның хәле начарланды, аңын югалтты. Бөтенесе чабыша, кычкырыша башлады.

Ахырдан ачыкланды: ул апа эпилепсия чире белән авырый икән.

Антракт алдыннан булды бу хәл… Җырларны туктаттык. Апайны залдан чыгардылар, әкренләп хәлгә килде. «Ашыгыч ярдәм» дә чакырткан идек. Бик борчылдык. Тик нишләтәсең инде, тормыш булгач, барысы да без теләгәнчә генә бармый. Ә тулаем алганда, концерт «бомба» булды», – ди Рамил.

 

Ссылка на первоисточник
наверх