На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Казанда бер кыз 9 каттан егылып төшкән (Аны кыйнаган булганнар)

Казанның үзәгендә – Вахитов районы Девятаев урамындагы йортның 9 катыннан бер кыз егылып төшеп һәлак булган. Шаһитлар әйтүенчә, алар кызның кычкырганын ишеткән, аннары ул асфальтка төшеп һәлак булган, дип яза «Татарстан 24».

Кыз Казанныкы булмаган, ул Калуга өлкәсеннән килгән дип язалар. Ул көндез Залесный бистәсендәге кибеткә керә, аның битендә – яңакларында, күз төпләрендә бик нык кара янган эзләр була.

Кыз үзен иптәш кызы кыйнаганын әйтә, ярдәм сорый. Ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыртканнар. Кыз ни өчендер кышкы ботинкаларда булган. Социаль челтәрләрдә кызның сезон буенча киенмәгәненә игътибар итәләр, иптәш кызы гына кыйнаганмы икән дип шикләнәләр – чөнки кара янган эзләрнең күп булуы күзгә ташлана, алар күптәнге сыман.

Кызны үтергәннәрме, әллә инде ул үзенә кул салганмы – хәзер полиция шуны ачыклый.

 

Ссылка на первоисточник
наверх