На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ипотека бәясе 50 процентка, фатир арендалау хакы ике тапкырга артачак дип фаразлыйлар

Үзәк банк ставка төп ставканы ике процентка арттырды. Минималь ставка 20% тәшкил итә, зур банкларда – 21-22%.

Фатир базарындагы белгечләр төп ставканың артуы күпчелек халык өчен ипотекага фатир алуны мөмкин булмастай дәрәҗәгә җиткерә, дигән фикердә. Мәсәлән, 2013 елда төп ставка 5,5 процент иде, ипотеканың уртача бәясе – 12,5 процент.

Төп ставка 18 процент булганда еллык ипотеканы 23 процентка бирәләр иде. Димәк, ипотека бәясе тагын да арта – минимум 24 процент булыр, дип фаразлыйлар («Известия»).

Белгечләр фикеренчә, ипотека алмый башлау сәбәпле, фатирларны сатып алучылар 50 процентка кимиячәк. Шул сәбәпле, фатирны арендалаучылар артачак, бу исә аренда хакының 2024 елның көзенә ике тапкыр артуына китерәчәк.

«Русипотека» компаниясенең җитәкчсе Сергей Гордейко ТАССка хәбәр иткәнчә, фатир бәяләре артудан туктаячак. Инде 2024 ел башыннан ук фатирларны сатып алу 40 процентка кимегән.

«Известия» «Смартхоум» компаниясе җитәкчесе Альбина Сакаевадан интервью алган. Ул фатирны арендага алу бәясе көзгә ике тапккыр артачак, дигән фикердә.

Ссылка на первоисточник
наверх