На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Күрше малае таш белән кыйнаган кыз комада

Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәр округындагы авылда 12 яшьлек кызны имгәткәннәр, дип язган идек. Кызны күрше малай кыйнаган, хәзер аны ясалма комага керткәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

5 сыйныфта укучы кыз Мостовское авылында яши. Аның баш мие имгәнгән, энцефалопатия барлыкка килгән – шуңа күрә баланы ясалма комага керткәннәр.

Кызны күршедә яшәүче 15 яшьлек малай таш белән кыйнаган. Фаҗига 15 сентябрьдә кич белән балалар яши торган өйләрдән ерак түгел генә урында була. Үсмер егет кыз баланың башына берничә тапкыр сугуы билгеле. Аннары ул кызны чокырга таба сөйрәп илтә, телефонын ыргыта.

Шуннан соң малай өс киемнәрен алмаштыра да кызны эзләүчеләргә кушыла. Чак кына исән калган кызны төнлә 02.20 сәгатьтә табалар.

«Башта ул аңында иде. Караватка утырырга маташты, ни булганын аңламады. Аннары аны комага кертү карары кабул ителде», – дигән әлеге хәлне белгән кеше.

Җинаять эше ачылган. Үсмер малай гаебен танып күрсәтмә биргән, аны 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Җинаять мотивы – кимсетүләр аркасында җыелган үпкәләр. «Кан ага башлагач та үсмер туктамый. Җиргә егылган кызны аякларыннан сөйрәп урманга илтә, шунда ташлап калдыра, телефонын ыргыта», – дигән Свердловск полициясенең рәсми вәкиле.

 

Ссылка на первоисточник
наверх