На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Казан урамында хатынын типкәләп кыйнаган пистолетлы ир кеше бернинди дә җәза алмаячак

Казанның Павлюхин урамында травматик пистолет тоткан ир хатынын «ашыгыч ярдәм» машинасыннан өстерәп алган. «Ашыгыч ярдәм» табибларын хатынның ата-анасы чакырткан булган.

Хатын ирен әти-әнисенең юбилеена – 25 ел бергә яшәүләрен бәйрәм итәргә чакырган. Башта күңелле генә утыралар, тәмле ашыйлар, эчәләр.

Градус арткач, яшьләр талаша башлый, ишегалдына чыгып китәләр, дип яза «Иптәш» каналы.

Сүзгә сүз килеп, эләгешеп китәләр. Ире хатынын чәченнән сөйрәп йөри башлый, башына суга. Кулы белән кыйный, тибә. Хатыны җиргә егылгач та туктамый.

Егет «ашыгыч ярдәм» табибларына пистолет белән янагач, тегеләр каршы килми, зыян күрүчене кире бирәләр. Соңрак гаилә бәйрәменә полиция дә килә. Кыйнаучы ир административ җәза да, җинаять җәзасы да алмаячак: аңа карата беркемдә дә дәгъва юк икән.

Ссылка на первоисточник
наверх