На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...

Әни кеше нәни кызының кулларын мичкә куеп пешергән, тезләре белән ярмага бастырып торган

Иркутск өлкәсендә яшәүче хатын үз кызын җәзалый. Ул баланың кулларын мичкә куеп пешерә, ярма өстенә тезләндереп тора. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Усть-Удинский районында яшәүче бу хатынны, үз кызын җәзалауда гаепләп, хөкем итәләр. Баланы интектерү 7 ел дәвам иткән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2016-2023 елларда әни кеше баласына физик һәм әхлакый газап китерә.

Бала 2009 елда туган. Әнисе аны кыйный, салкын идән астына бикләп тота, кулларын кызган мичкә куя, каты ярмада тезләндереп тота.

Гаиләдәге бу хәлләр турында билгеле булгач, баланы махсус учреждениегә алып китәләр. Әни кешегә җинаять эше ачыла, хәзер аны судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх