На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

11 подписчиков

Свежие комментарии

Кешедә Альцгеймер авыруы булуын ничек аңларга?

Табиб-невролог, МКДЦ каршындагы Республика когнитив тайпылышлар үзәге җитәкчесе Юлия Житкова Альцгеймер авыруы профилактикасы турында сөйләгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Хәтер начарлану белән деменция проблемаларының беренче билгеләрен ничек аерырга? «Башта безнең алда кем икәнен аңларга кирәк.

Әгәр бу – яшь кеше, һәм ул хәтере начарлануга зарланса, сүз бу авыру турында бармыйдыр. Бераз бушанырга һәм тынычланырга кирәк.

Әгәр бу өлкән яшьтәге кеше булса, монда карарга кирәк. Кызыл флаг – даими кабатлау, кабатлап сорау. Сөйләм белән проблемалар булырга мөмкин. Мәсәлән, берәр предметны атау кыен була», – ди белгеч.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх