На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

«Бер авылдан да бу кадәр шәхес чыкмаган!»:Гаяз Исхакыйның кече ватанына нигә игътибар юк?

Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова «Интертат»ка Гаяз Исхакыйның туган ягы Яуширмәне этнографик авыл буларак туристик маршрутка кертүнең мөһимлеген, Гаяз Исхакый музееның бәдрәф һәм суга кытлык булуын, Чистайда Татар мәдәни үзәгенең әле дә ачылмавы турында сөйләде.

Бәдрәфсез һәм сусыз калган музей: килгән кешеләр агач-куак төбен эзләп йөрергә тиешме?

Чистай районы Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музеена бу елның 23 июлендә бер төркем татар җәмәгатьчелеге белән сәфәр кылган идек. Музейда Исхакыйга кагылышлы әйберләр аз булса да, ул материалларга һәм эчтәлеккә шактый бай, шул чорны сурәтли алганнар, дигән фикер калды.

Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шунысы да бар: татар классигы, сәясәтче, даһи язучы Гаяз Исхакыйга багышланган музейда бәдрәф тә, су да юк. Музей хезмәткәрләре килгән кунаклар алдында һәрчак гафу үтенергә, уңайсызланырга мәҗбүр.

Юл аша гына Яуширмә авылының мәдәният йорты бинасы урнашкан. Ул йә ачык була, йә юк. Ачык булса җиңел сулап куялардыр: чөнки бәдрәф тә шунда, суы да кертелгән, дигәндәй. Ә ачык булмаса? Әйтик, ерак юллардан килүчеләр агач-куак төбен эзләп йөрергә яки Яуширмәлеләргә ялынып, «кертегез әле бәдрәфкә» дип, йорт ишекләрен шакып йөрергә тиеш буламы? Урамда – XXI гасыр, хәзерге яшь буынның бәдрәфе булмаган музейларны күз алдына да китергәннәре юктыр. Өлкән кешеләр нишләргә тиеш икән? Музейга киләсегез килсә, бер почмакка барып, эшегезне бетереп килегез, дип җавап бирәсе каламы? Бу мәсьәлә көннән-көн, елдан-ел көн кадагында тора, бу хәл итә алмаслык мәсьәлә дә түгел ләбаса.

Гаяз Исхакый музееннан юл аша урнашкан мәдәният йорты

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Гаяз Исхакый музееның бәдрәфе бар иде: музей территориясендә аерым урында урнашкан иде ул. Ләкин бәдрәф, сарайлар – бөтенесе дә янып көлгә әйләнде – дип сүзгә кушылды Сурия апа Усманова. – Ул бәдрәф тә урамдагы бер агач «будка» иде. Хәзер авылларда да андый туалет аз инде.

– Музей проблемалары турында даими рәвештә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов та әйтеп, язып торалар, – диде ул.

Аллаһка шөкер, музейга бара торган юл ясалды, монда бик күп кешеләрнең хезмәте керде. Хәзер авылга да, музейга да тип-тигез асфальт юлдан кереп була.

Ни өчен 2018 елның ноябрь аенда Татарстан Дәүләт Советы комитеты утырышында күтәрелгән мәсьәләне яңадан искә төшерергә мәҗбүрбез? Чөнки – анда яңгыраган фикерләр бүген дә көн кадагында.

– 2018 елда Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музеен Яуширмә авылыннан Чистайга күчерү идеяләре бар иде. Бу фикергә авыл халкы дәррәү каршы төште, ярдәм сорап миңа мөрәҗәгать иттеләр, – дип сүзен башлады 1990-1995 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Яуширмә авылында туып-үскән, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова.

Сурия ханым Бөтендөнья татар конгрессының ул вакыттагы җитәкчесе Ринат Закировка барып киңәшләшә:

– Ул бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советы комитеты утырышына чыгарды. Разил Вәлиев депутатларны Чистай шәһәренә, Яуширмә авылына алып барды, соңыннан Дәүләт Советында комитет утырышында бу проблеманы җентекләп тикшерделәр, тиешле карарлар кабул иттеләр. Утырышта мин дә чыгыш ясаган идем. Чыгышымда авыл халкының музейны Яуширмәдә калдыруларын сорап язган мөрәҗәгатьләрен (бар халыкның имзасы белән) дә укыдым.

Яуширмә авылы

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комитет утырышында яңгыраган кайбер фикерләргә игьтибар итегез:

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Гаяз Исхакый музеенда реставрация эшләре кирәклеген раслады. «Музей 1999 елда ачылганнан бирле анда бер тапкыр да ремонт үткәрелмәгән. Шул ук вакытта музейны 2019 елгы капиталь ремонт планына кертә алдык: тиешле карарга Татарстан Президенты кул куйган инде».

Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов әйтүенчә, район җитәкчелеге Гаяз Исхакый иҗаты белән туристларны максималь таныштыру күзлегеннән чыгып, музей экспозициясен Чистайга күчерү яклы. «Мин тумышым белән Яуширмәдән, Исхакый музееның анда калуын теләр идем. Музейны Чистайга күчерсәк, Бөек Ватан сугышыннан соң авыл советы рәисе булган бабам мине гафу итмәс», – дип мөрәҗәгать иткән иде ул депутатларга.

Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов Исхакый истәлеген туган авылында сакларга кирәклеген әйткән иде: «Яуширмәдә күргәннәребезне «музей, комплекс» дип атый алмас идем. Ул бик кечкенә генә хәтер урыны, һәм музейны кайдадыр ябып, башка җирдә ачып йөрү дөрес булмас. Бу – тарихка хөрмәт мәсьәләсе. Гаяз Исхакый 17 тапкыр кулга алына һәм Ватаныннан куыла, без аның истәлеген туган авылында сакларга тиешбез», – дигән иде.

«Исхакый музее Яуширмәдә дә, Чистайда да, Казанда да булса яхшы. Гомумән, бөтен Чистай районын Гаяз Исхакыйның мемориаль зонасы дип саныйм», – дип белдергән иде «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов.

Милли мәгариф буенча белгеч Марат Лотфуллин Яуширмәдә мемориаль йортны саклап калырга, Чистайда Гаяз Исхакый экспозициясе буларак татар мәдәни үзәген ачарга да тәкъдим иткән иде: «Чистай – татар районы булуга карамастан, татарлыктан монда берни дә юк! Бу – Татарстан районы да түгел кебек», – дип әйткән иде ул.

Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Чистайда Гаяз Исхакыйга шагыйрь Борис Пастернакка куелган һәйкәлдән ким булмаган, бронзадан коелган һәйкәл куярга тәкъдим итеп: «Хәтта Тукай да Исхакыйны татар милләтенең юлбашчысы дип атаган», – дип әйткән иде.

Комитет утырышын йомгаклап, комитетның ул вакыттагы рәисе Разил Вәлиев Габдулла Тукай заманында Гаяз Исхакыйның аннан популяррак булуын искә төшереп: «Әгәр Пастернакка һәйкәл куярга мөмкинлек тапсалар, димәк, Исхакыйга да һәйкәл куярга тиешләр», – диде.

«Гаяз Исхакый укулары»н беренче тапкыр хөкүмәт дәрәҗәсендә үткәрергә хыялланабыз»

23 июльдә Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә Сурия апа Усманова «Гаяз Исхакый укулары»н торгызып җибәрү мәсьәләсен күтәргән иде.

– «Гаяз Исхакый укулары»н күп еллар Камал театры директоры Шамил Закиров үз теләге белән уздырды. Аны бервакытта да дәүләт оештырмады. Хәзерге вакытта «Гаяз Исхакый укулары» үткәрелми.

«Гаяз Исхакый укулары»н үткәрү буенча теләк-тәкъдимнәрем бар. 2015 елдан Чистайда (ә аннары Менделеевскида) үткәрелә башлаган Халыкара «Пастернак укулары»н бер үрнәк итеп карарга була. Мәсәлән, 2015 елда чараны 2 көн үткәрделәр, анда күп кунаклар чакырылган иде, конференция үтте, күргәзмәләр оештырылды, халык өчен мәдәни- әдәби программа күрсәттеләр, соңыннан Пастернакка һәйкәл дә ачтылар.

Быел «Пастернак укулары»н 3 көн һәм ЮНЕСКО эгидасы астында Халыкара әдәби-театраль фестиваль, иҗади лаборатория форматында үткәрделәр. Боларның барсын да дәүләт үткәрә, моның өчен күпме чыгым тотыла... Ә без «Гаяз Исхакый укулары»н беренче тапкыр хөкүмәт дәрәҗәсендә үткәрергә хыялланабыз.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бу тәкьдим түгәрәк өстәлдә бәхәс уятты, төрле фикерләр әйттеләр. Иң мөһиме – Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәсгутов һәм «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» директоры Светлана Скучаева һәр ел саен Гаяз Исхакыйны искә алу чараларын үткәрәчәкбез, диделәр.

Аллаһ теләсә, беренче тапкыр «Гаяз Исхакый укулары»н дәүләт дәрәҗәсендә үткәрәчәкләр. Түгәрәк өстәлдә иң мөһиме – шул хәл ителде.

Чистай администрациясе «Гаяз Исхакый укулары»н үз өстенә алса да, аны югары дәрәҗәдә үткәрә алмас (кадрлары юк, мөмкинлекләре чамалы), республика дәрәҗәсендә бер оешма шул эшкә җаваплы булырга тиештер. Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев бу изге эшне үз кулына алса иде. Камал театрында Исхакыйның «Тормышмы бу?», Әлмәт театрында «Ул әле өйләнмәгән иде», Кариев театрында «Кәҗүл читек» спектакльләре уңыш белән бара. Театрларга рәхмәт, алар Исхакыйның иҗатын белә, онытмый.

– «Пастернак укулары»н 3 көн буена оештырган вакытта, без 1 көнлек «Исхакый укуларын» оештырмаслык халыкмы соң? Фәрит Бикчәнтәев республиканың бар иҗат көчләрен җәлеп итеп «Гаяз Исхакый укулары»н республикада шаулатып үткәрә алыр иде, – дип фикерләре белән уртаклашты Сурия Усманова.

Яуширмә авылында

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • Чистайда зыялылар авазы: «Гаяз Исхакый фондын булдырсак, татар милләте күтәрелер иде»

«Бер авылдан да бу кадәр шәхес чыкмаган!»

Яуширмә – данлы, шанлы авыл. Татар халкын олылаган, дөньяга таныткан, бөек шәхесләр тудырып үстергән. Чөнки бөтен җирдә дә бер авылда бу кадәр шәхес юктыр ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • Гаяз Исхакый – язучы, публицист, жәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе
  • Гали Шәмсетдинов – Советлар Союзы герое
  • Габделәхәт Валиев – Советлар Союзы герое
  • Рабига Хәкимова – 1944 елда Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачучы галимә.
  • Флера Тарханова – шагыйрә һәм тәрҗемәче
  • Фәйзи Юсупов – күренекле сүз остасы, ТАССРның атказанган артисты
  • Сәгадәт Чагатай-Исхакый – профессор, фән докторы, тюрколог.
  • Бүгенге көндә Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее эшли. Флера Тархановага туганнары Чистайда экспозиция эшләделәр. Яуширмәдә дә туганнары тарафыннан төзелгән экспозиция булыр дип торабыз, – диде Сурия Усманова. – Яуширмә мәктәбендә укытучылар оештырган кечкенә генә төбәк музее да бар. Музейга экспонатлар җыю дәвам итә.

    Рабига Хәкимова, Фәйзи Юсупов, Сәгадәт Исхакый-Чагатайга багышланган экспозицияләр беркайда да юк.

    Рабига Хәкимовага багышланган эскпозицияне КФУ эшләргә тиеш, диеп уйлыйм, чөнки ул – 1944 елда Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачучы галимә.

    Фәйзи Юсупов – филармониядә 40 елдан артык эшләгән. Эшен, тормыш юлын өйрәнеп, экспозиция төзүне Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе булдырыр иде. Сәгадәт Исхакый-Чагатайга – аерым экспозиция төзүне, фәнни институтлар һәм Гаяз Исхакый музее эшли алыр иде.

    Кем ул Рабига Хәкимова?

    – Яуширмә авылында туып үскән, соңрак 1944 елда Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырган Рабига апа Хәкимовага тукталасым килә, – дип дәвам итте Сурия апа. – 2021 елда тарихчы, галимә Тәэминә ханым Биктимерова белән «Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре» дигән китап әзерләдек. Китапка Рабига ханым Хәкимова турындагы мәгълүматны бик авырлык белән таптык. Материаллар юк дәрәҗәсендә (ковид, библиотеканың күчкән вакыты) өстәлде. Ярый әле безгә Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге фәнни хезмәткәре Халидә Баһаветдинова ярдәмгә килде. Ул Рабига Хәкимованың тормышын, эшен өйрәнде, мөмкинлеге булганча эзләнде. Алай да: «Аның турында мәгълүматлар эзләргә, өйрәнергә кирәк әле», – ди Халидә ханым.

    КДУның татар теле бүлегенә нигез салучы Рабига Хәкимова кабере

    Сүз уңаеннан, аның Рабига апа Хәкимова турында язмасы «Безнең мирас» журналының сентябрь санында чыкты. Аңа бу хезмәте өчен рәхмәтлебез! – диде Сурия апа.

    – Аллаһка шөкер, Рабига ханымның Яңа татар бистәсе зиратында каберен дә таптылар. Кабер ташына: «КДУның татар теле бүлегенә нигез салучы», – дип язылган.

    Рабига Хәкимова фотосурәте

    Ислам дине кайда кабул ителгән?

    Яуширмә авылы халкын бигрәк тә татар халкының ислам динен кабул итү тарихы кызыксындыра. Татарлар ислам динен Чистай районы Яуширмә авылы янында кабул иткәннәр, дигән мәгълүматны галимнәр еш әйтә һәм тарихи романнарда да шулай языла. Тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов «ТНВ» каналында алып барган тапшыруында да шулай сөйләде.

    Фото: © Сурия Усманова архивыннан

    – Бу мәсьәләгә галимнәрнең ачыклык кертүен бик телибез. Бу факт Яуширмә авылын саклап калуда бик зур роль уйнар иде, – диде Сурия Усманова.

    Фото: © Сурия Усманова архивыннан

    «Бөтендөнья татар конгрессының Яуширмә авылын шефлыкка алуларын сорыйм»

    – Яуширмә авылы халкы соңгы елларда күп кыерсытуларга дучар булды, халык үз хокукларын берничек тә яклый алмады, – дип әйтә Сурия апа. – Күп оешмаларга яздылар, зарларын тыңлаучы, ярдәм итәргә тырышучы татар журналистлары гына булды. Түбәндә берничә мәкаләне санап китәм, язмаларның исемнәре дә күпне сөйли:

    • «Гаяз Исхакый авылының инкыйразы» (А.Хәсәнова «Ватаным Татарстан» 2012 ел № 217-218),
    • «Яуширмә кайчан ямьләнер» (Г.Гарифуллина «Татарстан яшьләре» 2012 ел 13 сентябрь),
    • «Чистайда бер төн эчендә авылны сатып җибәргәннәр» (А.Закирова «Безнең гәҗит» 2017 ел 23 август),
    • «Исхакый музеенда янгын» (В.Имамов «Мәдәни җомга» 2018 ел № 38)
    • «Яуширмәнең үз инкыйразы» (Э.Сираҗи «Мәдәни җомга» 2021 ел № 26),
    • «Ташландык авыл Яуширмә» (И.Сираҗи «Сираҗи сүзе» 2017 ел сентябрь),
    • «Кайтып җитәлмәгән Исхакый» (В.Имамов «Мәдәни җомга» 2017 ел № 32),
    • «Хуҗасыз авыл» (Г.Гыймадова «Ватаным Татарстан» 2018 ел № 143),
    • «Авыл өчен янып торган җитәкче юк бездә» (А.Гайнуллина «Акчарлак» 2023 ел № 24).

    Яуширмә авылы проблемалары турында язган мәкаләләрне җыеп китап чыгарырга була. Язмада аларны хронология белән урнаштырдым, 2012 елдан башлап, бүгенге көнгәчә… Әмма берни дә үзгәрмәде.

    Хөрмәтле Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габделгаяз улы! Сез көне-төне юлда, Россиянең бар төбәкләрендә яшәгән татар халкына ярдәм итәсез. Хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессының дәрәҗәсе бик зур. Конгресс соңгы вакытта шулкадәр күп эшләр эшли: суга баткан татар авылларына, милләттәшләребезгә дә ярдәм кулы суза, янгын булган авылларны да күтәрә. Яуширмәнең бүгенге халәте шул авыллардан артык түгел.

    Чистайда музейлар ачу мәсьәләсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов белән эшлибез. Әмма Яуширмә авылы мәсьәләсендә яшьләрнең креатив идеяләре, аларның көч-дәртләре кирәк. Конгресста актив, яңа технологияләрне яхшы белүче, энергияләре ташып торган яшьләр бар бит. Бергәләшеп саклап калыйк әле Яуширмәне! – ди Сурия ханым.

    Бу проблемалар турында авыл халкы бөтен җиргә хатлар язып торды. Бу эштә ярдәмгә тик татар журналистлары гына килде. Алар үз эшләрен эшләде. Әмма дә ләкин ни өчен хөкүмәт журналистларның фикеренә шулкадәр игътибарсыз? Яуширмә авылы мисалында, шушы проблеманы күтәреп, язма авторларын чакырып, түгәрәк өстәл оештырыгыз әле, дип Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминовка мөрәҗәгать итәм.

    Түгәрәк өстәлдә иң элек: «Ни өчен татар журналистының сүзе үтми, һавада эленеп кала?» – дигән сорауны күтәрергә иде. Журналист язмаларының нәтиҗәсе юк, дигән сүз түгелме? Ни өчен бу мәсьәләләр хәл ителмәде?».

    – Журналист язмасы – иң соңгы инстанция, бөтен җиргә язып бетергәннән соң, халык журналистларга мөрәҗәгать итә бит, – диде Сурия Усманова.

    Яуширмә авылы яшәсен дип тырышып йөргән шәхесләр: Лилия Фәсхетдинова һәм Рәхимҗан Камалов турында

    Һәр авылда нинди дә булса эшне башлап йөрүче, аның өчен җанын бирергә әзер булган милли җанлы кешеләр була. Кемнәр икән алар? Сурия Усманова Яуширмә авылының патриотлары турында да сөйләде.

    Хәзерге вакытта бик актив шәхесләр: Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы – Лилия Фәсхетдинова. Ул Гаяз Исхакыйның мирасын, иҗатын, тормыш юлын яхшы белә, чөнки үзе күп еллар музейда фәнни хезмәткәр булып эшләгән. Бүгенге көндә кайда мөмкинлек бар – мәктәп, конференцияләрдә, түгәрәк өстәл артында, төрле очрашуларда, КФУда студентларга ул Гаяз Исхакыйның эшчәнлеген, тормыш юлын сөйли. Газета-журналларда аның Исхакыйга, авыл тарихына багышланган мәкаләләре әледән-әле басыла.

    Яуширмәнең тарихын өйрәнеп, төрле юнәлештә фәнни эзләнүләр алып бара, Дәүләт архивы белән элемтәгә керә. Гаяз Исхакыйның мирасы да, Яуширмәдә ислам динен кабул итү тарихы да, тел галиме Рабига Хәкимова турындагы язмалар да аны кызыксындыра.

    Яуширмә авыл мәктәбендә «Туган якны өйрәнү»музеен оештыру да, күбесенчә, аның эше. Республикада татар теле укытучылары ассоциациясе бар. Чистай районында туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылар ассоциациясенең җитәкчесе дә Лилия ханым. Укытучыларга төпле киңәш бирә, методик ярдәм күрсәтә. Ул республика бәйгеләрендә, семинарларда актив катнаша, укучыларын әзерли, аның укучылары алдынгылар рәтендә. Яуширмәдә үткән һәр чарада катнаша, яисә үзе оештыра, туктаусыз эзләнә. Ул үз һөнәрен яратып, һәр эшен җиренә җиткереп башкара.

    Лилия Фәсхетдинова

    Авылыбызның киләчәгенә борчылып, авылны саклау, яшәтү өчен тырышкан Рәхимҗан Камалов – шул эшчәнлеге өчен иң күп кыенлык күргән (сүз ишеткән) кеше дә ул. Битараф булмаган, проблемаларны күтәргән кешегә беркайчан да җиңел түгел.

    Яуширмәне саклап калу юллары

    Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллинның фикер-тәкъдиме:

    «Яуширмәне этнографик-авыл буларак ясарга кирәк. Ул әле бүген дә читтә кала. Яуширмәне туристик маршрутка кертеп, шул исәптән, Гаяз Исхакый музеен гына түгел, язучының туганнары җирләнгән зират та туристик маршрут концепциясенә керсә, яхшы булыр. Авылны милли гореф-гадәтләре сакланган җирлек итеп, аларны туристларга күрсәтү урыны буларак туристик маршрут концепциясенә кертергә кирәк».

    Әби-бабасы Яуширмәдә яшәгән Зөлфәт Вәлиуллин, Яуширмә авылы бренд булсын өчен нишләргә дип, үзенең фикер-тәкьдимнәрен эшләгән. Зөлфәт Вәлиуллинның авылны саклап калу өчен язылган инструкциясен социаль челтәрләрдә укып белергә була.

    Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәсгутов: «Яуширмә авылы бик җайлы җирдә урнашкан, Казан белән Чистай арасында, барганда да, кайтканда да керергә җайлы. Әгәр планлаштырган чараларыбыз эшләнсә, туристлар авылга йөрер».

    • «Хәзер дә татар мәчет тирәсендә берләшә»: Чистайны татар телле итүдә дин ничек ярдәм итә?

    «Чистай халкы инде ничә ел шәһәрдә Татар мәдәни үзәген булдырырга дип тырыша, ләкин ул бүгенге көндә дә юк»

    «Туган авылында музее, ә Чистайда Татар мәдәни үзәге булырга тиеш», – дип йомгаклаган иде комитет утырышын Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев. Комитет утырышы карары өчен тавыш бирергә вакыт җиткәч Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов: «Чистайда Татар мәдәни үзәген төзү турындагы карар керәчәкме?» – дип ачыклык керткән иде.

    – Бер уйлаганда, Татарстандагы борынгы шәһәрдә татар мәдәни үзәге кирәкме икән, дигән сорау туарга мөмкин. Мин үзем дә элек бу фикергә каршы идем. Чистайдагы хәлләрне күбрәк белгәч, үзем дә аңладым: кирәк. Хөрмәтле депутатлар, Чистайдагы ситуацияне яхшы белгәнгә бу карарга килгәннәр икән, – дип дәвам итте Сурия Усманова.

    – Мин дә 2018 елда ук Татарстан Президентына язган хатыма җавап буларак язылган, Чистай администрациясеннән килгән җавап хаты бар. Анда, Татар мәдәни үзәге тиздән ачылачак, дип язылган, адресы да күрсәтелгән иде...

    Хәзерге вакытта Чистайда буш биналар күп, алар җимерелеп ята. Чистайдагы Татар җәмәгатьчелеге, элек мәдрәсә, соңыннан балалар поликлиникасы булган, ә хәзер буш яткан бина үзәк өчен бик кулай булыр иде, дип саный. Бина татар бистәсендә, атаклы «Нур» мәчете янында гына.

    Шул урында Чистай мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге җитәкчесе, Ислам мәдәнияте үзәге директоры, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит Галимов, Чистай шәһәренең Имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямов һәм Рушания Закирова җитәкчелегендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге белән бераз таныштырмакчы идем. Бүгенге көндә күпчелек мәдәният-мәгарифкә багышланган чараларны алар үткәрәләр.

    16 сентябрь Чистайда Флера Тарханованы искә алу кичәсендә. Рушания Закирова Чистайда «Ак калфак» оешмасын җитәкли, педагог, шигырьләр дә яза, Кояш Тимбикованың туганнан туган сеңлесе.

    Фото: © Сурия Усманова архивыннан

    Мәсәлән:

    • 2024 елның 13 сентябрьдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Казан шәhәренең «Ленин» исемендәге мәдәният йортында Чистай муниципаль районы «Татарстанның мәдәни башкаласы-2024» бәйгесендә катнашып, «Шәhәр бердәм гаиләсе белән данлыклы» программасы нигезендә «Гаилә елы»на багышланган 8 юнәлештәге күргәзмәләр белән катнашты:
    • Чистай «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 13.09 көнне бәйгегә тәкьдим итә торган күргәзмәләр:
  • «Татар гаиләсе»
  • «Гаилә ядкаре»
  • «Буын мендәрләре»
  • «Нәселем шәҗәрәләре», «Хезмәт династияләре»
  • Гаилә музееннан (әби-бабайлардан, әти-әниләрдән калып, сакланылган хатирәләр)
  • «Татар халкының милли бизәкләре – гаиләм күрке» (чиккән намазлыклар, калфаклар, изүләр, көнкүреш әйберләре)
  • «Милли ризык – гаиләм табыны күрке»
  • «Милли гореф-гадәтләрне гаиләләр түренә!»
    • Ислам үзәгендә шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 яшь тулу уңаеннан, «Тукай безнең күңелләрдә» исемле әдәби чара узды,
    • Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә «Әлли-бәлли, былбылым» исемле бишек җырларына багышланган кичә уздырылды,
    • Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы мөхтәсибәт hәм мәгариф бүлеге белән бергә 6-7 яшьлек балалар өчен «Татар малае, татар кызчыгы-2024» муниципаль бәйгесе уздырдылар,
    • Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә « Ак калфак» VII Бөтенроссия укучы кызлар hәм егетләр бәйгесенең муниципаль этабы узды,
    • Ислам үзәгендә шәhәребез укытучылары hәм тәрбиячеләре өчен «Хәтерләүдән курыкма син, узганнарны онытма син!» исемле бәйге уздырылды,
    • Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә Гаилә көненә багышлап, «Гаилә – бәхет ачкычы» исемле очрашу узды,
    • Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә шәhәркүләм «Ак фәрештә» Өммегөлсем көне уздырылды, киләчәктә 25 гыйнвар Чистай шәhәрендә hәр ел саен «Гөлсем көне» булып узачак,
    • Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә XXYIII #дөньякүләм әдәби марафонның финалист дипломнарын тапшыру максатыннан, #Чистаймарафончылары белән «Кулларыма китап алсам» исемле чара узды,
    • Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә мөхтәсибәт, җирле татар конгрессы, «Ак калфак» оешмасы, мәгариф бүлеге татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, ТР hәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов белән «Озын гомерем хатирәләре» исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды,
    • «Ак калфак» оешмасы ханымнары Вәлиева Г.Н., Әхмәтвәлиева К.В., Мусина Ф.Т. мөхтәсибәт каршындагы «Ягез әле, кызлар» проектының яшүсмер кызлары белән чираттагы өйрәтү дәресләре уздырдылар.
    • Чистай Сабантуе-2024 тә мөхтәсибәт, җирле татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы «Татар бистәсе» күренешләре тәкъдим итте.

    Нәкъ шул чарага әзерлек барган көндә мин Чистайда идем. Ислам үзәгендә «Ак калфаклылар» Сабантуйга әзерләнә иде. Ислам үзәгенең үз функцияләре бар, үз планнары, үз эшләре. Бина да күләме ягыннан бик зур түгел, шулай булса да, алар активист ханымнарны үз яннарына сыйдырганнар. Чистай активистлары үткәргән чараларга игьтибар итегез әле. Күпме милли костюмнар, гореф-гадәтләргә караган экспонатлар, шәҗәрә документлары һ.б бар. «Ак калфак» ханымнарының бүлмәсе шыплап тулган...

    Шулай ук һәр чараны акчасыз үткәреп булмый. Чистай мөхтәсибәте татар халкына кагылган бар мәдәни һәм мәгьрифәт чараларын үткәрергә тиеш түгел бит, алар аны Чистайның, үз халкының чын патриотлары булганга эшли.

    Шуңа күрә дә, тиз арада Татар мәдәни үзәген ачып, бюджет хисабына бинаны тотып, берничә хезмәткәрне штатка кертергә кирәк. Республикада андый үрнәкләр бар. Чистайлылар Бөгелмәдәге үзәкнең эшчәнлеген өйрәнгәннәр һәм шул форма аларга да бик кулай булыр иде, диләр.

    Чистай активистлары Татар бистәсенең бик матур, җайлы урынында театр бинасы төзергә дә хыяллана – шул буш урынны күрсәттеләр. Алар белән мин дә, кайчан булса да Чистайга йөз белән борылырлар, дип, матур хыялларга чумам.

    Чистайда үзешчән татар театры бар, спектакльләр куеп торалар. Анда «Ак калфак» ханымнары да катнаша, ә Гаяз Исхакыйны искә алу чарасында алар Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романындагы «Чистай кызлары» бүлеген сәхнәләштерде.

    «Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре»

    – 2021 елда тарихчы, галимә Тәэминә ханым Биктимерова белән «Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре» дип аталган проект эшләп, «Татнефть» хәйрия фонды уздырган конкурста катнашып, җиңеп чыктык. Шул проект кысасында Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында конференция үткәрдек, хөрмәтле мәгърифәтчеләребез турында китап әзерләдек. Китапның презентациясен Татарстан Милли китапханә бинасында үткәрдек. Конференциягә дә, китапның презентациясенә дә Чистай активистлары килде. Алар шунда ук, китапның презентациясен Чистайда үткәрик, дигән теләген әйтте. Тәэминә ханым белән Чистайда үткәрәчәк презентациягә китаплар да саклап куйдык. Без бу чараны гел кичектерә килдек.

    Фото: © Сурия Усманова архивыннан

    Бу көннәрдә генә, Рушания ханым, күпме кичектерергә була, эшлибез, планга керттек, әйдәгез бергәләшеп датасын килешик, дип шалтыратты. Чара гадәттәгечә Ислам үзәгендә булыр, презентациягә укучы балаларны чакырырга дип уйлыйбыз, диде.

    Иманым камил: Чистай мөхтәсибәте, активистлар чараны бик яхшы итеп оештырырлар, үзем җәй айларында гына да 5 тапкыр Чистайда булдым, үз күзләрем белән күрдем.

    Презентацияне кичектерә торгач, 2025 елга да ерак калмаган. 2025 елда – галимә, язучы, гомер буе татар хатын-кыз мәгърифәтчеләренең, гомумән, татарның атаклы шәхесләренең хезмәтләрен, тормыш юлларын өйрәнеп, халыкка җиткерүче, хөрмәтле Тәэминә ханымның олы юбилее. Тәэминә ханым үзен мактаганнарны өнәми, шуңа күрә юбилейларын да үткәрергә яратмый, үткәрсә дә, бик гади, якыннары белән генә аралашып үтә аның бәйрәмнәре. Ә үзе атаклы татар шәхесләре турында көне-төне сөйләргә әзер. Конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә, төрле чараларда Тәэминә ханымның ялкынлы чыгышлары һәрвакыт зур кызыксыну уята, күп мәгьлүмат бирә.

    Чистайның иң зур «Чистай» исемле мәдәният бинасында, әдәби-музыкаль чара форматында презентация үткәрергә иде. Тәэминә ханым яраткан Чистай кызлары – Хәдичә Ямашева, Гөлсем Камалова, Фатыйма-Фәридә Ваһапова турында рәхәтләнеп, илһамланып сөйләр иде. Чистай кызлары турында Чистай халкы алдында сөйләү – Тәэминә ханымның хыялы. Бу чара аның юбилеена зур бүләк булыр иде. Гомер буе Чистаен сагынып, чит илдә яшәргә мәҗбүр булган шагыйрә, драматург, педагог, публицист Сания Гыйффәт, язучы Рәйсә Ишморат, Габдулла Тукайның музасы Зәйтүнә Мәүлүдова, Яуширмә авылы кызлары – бөтен дөньга билгеле атаклы тюрколог Сәгадәт Исхакый-Чагатай, 1944 елда Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырган Рабига апа Хәкимованы – беренче тапкыр үз туган шәһәрләрендә искә алу, алар турында халыкка сөйләү бик кирәк дип саныйм. Беренчедән, Чистай һәм Чистай өязендә – бер төбәктән шулкадәр күп хатын-кыз мәгърифәтчеләре туып үсүе – үзе бер феномен. Чистайда һәм Чистай өязендә туып үскән, татар халкы укымышлы, алга киткән милләт булсын дип искиткеч тырышлыклар күрсәткән хатын-кызларыбызны халык бик аз белә. Ә Чистай халкы өчен – бөтенләй яңалык, аларга бит һәрвакыт сугыш елларында анда яшәгән язучылар турында һәм рус сәүдәгәрләре турында гына сөйлиләр. Икенчедән, Чистайда зур залларда, татар телендә чаралар бик сирәк үтә, – дип чаң сукты Сурия Усманова.

    Чистайдан соңгы яңалыклар

    21 октябрьдә Чистайда яңадан бер бинаны «Мәдәни мирас обьекты» адресы (Ленин урамы 60) 1 сумга сатарга куйдылар. Бу чара аптыраганнан эшләнелә, Чистай администрациясе бинаны саклап калу өчен тырыша.

    Лот извещения № 21000028450000000159 лот № 1 (Конкурс ОКН,вх.60368)

    sale.zakazrf.ru

    Фото: © Сурия Усманова архивыннан

    • Биналар хәле, музейлар турында элекке язмада тәфсилләп сөйләдек: Җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова: «Чистайда татарга кагылышлы 12 музей булуын телим!»

    Бинаның статусы – «Мәдәни мирас объекты». Каталогка кереп бинаның тарихын укыдым. Кемнеке икәнлеге билгеле түгел, сәүдәгәр йорты, дип кенә язылган. Мөмкин, бина Хәдичә Ямашеваның туган йортыдыр, яисә Фатыйма-Фәридә Ваһапованыкы, белмибез бит – өйрәнелмәгән...

    Рушания Закирова белән яңа чара әзерлибез. Чистай өязенә кергән Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Чирмешән районнарының төбәкчеләрен, укытучыларын, китапханә хезмәткәрләрен, язучылар, журналистларны, үз төбәгенең тарихын белгән, өйрәнергә теләгән барлык якташларны шул темага сөйләшергә чакырабыз. Танышып, тупланып, эш юнәлешләрен билгеләп, тарихны өйрәнер өчен. Форсаттан файдаланып, шул түгәрәк өстәлгә чакырам, – дип тәмамлады сүзен Сурия Усманова.

    • Сурия Усманова: Чистай каласы һәм Чистай өязе — татар милләтенең олуг хәзинәсе

     

    Ссылка на первоисточник

    Картина дня

    наверх