На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Төркия Израиль белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде

Төркия Израиль белән дипломатик мөнәсәбәтләрен туктатты. Бу хакта ил президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга сылтама белән РИА Новости яза.

«Без дәүләт һәм Төркия Республика Хакимияте буларак Израиль белән мөнәсәбәтләрне өздек. Хәзер безнең Израиль белән бернинди дә мөнәсәбәт юк», – дигән Эрдоган.

Эрдоган, киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү өчен Әнкара бернәрсә дә эшләмәячәк, дип өстәде Төркия президенты.

  • Дипломатик мөнәсәбәтләрне өзү – ике ил арасында аралашуны тулысынча туктату дигән сүз, бу икътисади, сәяси,ю мәдәни һәм башка хезмәттәшлек бетә дигән сүз. Димломатик мөнәсәбәтләр өзелгәч, ул илдәге илчелек һәм консуллык тулы составта чыгарыла, бары тик милеккә күз-колак булырга тиешле кешеләр генә кала. Илләр арасында аралашу кирәк булганда, бу башка ил катнашында уза. Дипломатик мөнәсәбәтләрне өзү сугыш алдыннан булырга мөмкин. Соңгы тапкыр зур илләр арасында мөнәсәбәтләр өзелү 2019 елда Венесуэла һәм Колумбия арасында булды. Венесуэла Колумбияне илнең эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде.

Төркия 2023 елның октябрендә Газзә секторында Израиль армиясе сугыш башланганнан бирле Тель-Авивны тәнкыйтьли һәм аны Палестинаның тыныч халкын күпләп үтерүдә гаепли. Төркия берничә мәртәбә утны туктатуны сорады, шулай ук яһүд дәүләтенә басым ясады.

Май башында Төркиянең Сәүдә министрлыгы Израиль белән товар әйләнешен тулысынча туктату турында игълан итте. Аңа кадәр Әнкара товарларның 54 подгруппасын экспортлауны туктатты, әмма Израиль Газзәдә хәрби хәрәкәтләрен дәвам итте.

Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху да берничә мәртәбә кискен тәнкыйтькә эләкте. Аның быелның июль аенда АКШ конгрессындагы чыгышы Капитолийда сугышка каршы протестларга гына түгел, ә Төркия сәясәтчеләреннән, хәтта Эрдоганнан да кырыс реакциягә дучар булды. Төркия Президенты аны «Куллары Газзәдә яшәүче 150 мең кеше канына буялган ит чабучы» дип атады. Баштарак ул аны «хәзерге заман фюреры» дип тә атады, ә Көнбатыш аның җинаятьләрен күрмәмешкә салыша диде.

Шулай ук гарәп-ислам саммиты декларациясендә Израильне БМОДан куып чыгаруны таләп итә. Согуд Гарәбстанында гарәб-ислам саммиты тәмамланганнан соң илләр лидерлары Израильне Берләшкән Милләтләр оешмасыннан чыгаруны, шулай ук «тынычлыкка бер адым буларак, барлык яулап алынган Палестина территорияләреннән гаскәрләрне чыгаруны» таләп итүдә берләште.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх