Камал театрының яңа бинадагы беренче премьерасы турында Рузилә Мөхәммәтова рецензиясе.
Камал театры яңа бинада беренче спектаклен чыгарды. Төрек драматургы Гүнгөр Дилмәннең «Тере маймыл рестораны» («Canly maymun lokantasi») пьесасы буенча «Сары елга» спектаклен төрек режиссеры Мостафа Курт сәхнәләштергән.
- Пьеса авторы Гүнгөр Дилмән (1930-2012) – төрек драматургы һәм режиссеры, Америкада театр сәнгате буенча белем алган, Төркия театрларында эшләгән, Төркия университетларында укыткан. Иң билгеле әсәрләре – «Багдад Хатун», «Я, Анатолия». «Тере маймыл рестораны» – авторның 1963 елда язылган пьесасы. Әсәрләренең Россиядә куелуы турында мәгълүмат тапмадым.
- Мостафа Курт – Төркия дәүләт театрлары генераль директоры. 2023 елда ул Казанга «Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленә килгән һәм аның кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашкан иде. Җитәкчеләр театр өлкәсендә хезмәттәшлек итү, үзара гастрольләр оештыру, Татарстанда һәм Төркиядә уза торган Халыкара фестивальләрдә катнашу мәсьәләләрен караганнар.
Мөгаен, шушы килешүләрнең бер нәтиҗәсе буларак, 1923 елның көзендә Төркия дәүләт театрында (Анкара шәһәре) Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышында «Гонзагоны үтерү» (болгар драматургы Недялко Йорданов пьесасы) премьерасы чыкты, 2024 елда ул Казанга алып килеп тә күрсәтелде. «Кунак ашы – кара каршы» дигәндәй, үткән ел Камал театрында төрек режиссеры Мостафа Куртның репетицияләре башлануы турында хәбәр ителде. Әмма спектакль тапшырылса да, премьера чыкмый торды. Яңа сезон алдыннан «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә Фәрит Бикчәнтәев премьераларның яңа бинаны көтүен әйтте.
«Көткән – морадына җиткән», ди: бу спектакль дә, көтте-көтте дә, яңа бинаның беренче премьерасы булып, татар театры тарихына керде. Спектакль театрның Универсаль залында чыгарылды.
- Универсаль зал – заманча техника белән җиһазландырылган сәхнәсез кара зур зал. Ягъни, театрның техник хезмәтләренә декорацияләрне генә түгел, тамашачы залын да монтажларга туры килә. Тамашачы өчен залда 176 урын куелган. Өскә таба менә торган 7 рәт ясалган. Алар алдына 4 литер рәтләр куелган. Сәхнә тигезлегендәге литер урыннар бераз арзанрак – 1000 сум. Урыннар мәсьәләсендә килеп туган аңлашылмаучанлыклар турында язып тормыйм – анысы көйләнер. Спектакль турында сөйләшик.
Спектакльнең рәссамы – Сергей Скоморохов. Костюмнар буенча рәссам – Сергей Скомороховның укучысы Марина Марьянич. Камал театрының яңа бинасын өчпочмаклар бизәгән кебек, беренче премьерада да шул ук өчпочмаклар сәхнә декорациясенә әверелгән. Экзотик Шәрык тә, прагматик Көнбатыш та шушы өчпочмакларга сыйган һәм татар җирендә очрашкан.
Сюжет буенча вакыйгалар Гонконгта бара. Бирегә ширбәт аен уздырырга яшь кәләше белән нефть магнаты килә. Яшьләр үзләренең экзотик илдәге ял программасына музейлар һәм экскурсияләр белән бергә «Тере маймыл ресторанында» «маймыл мие» ашауны да кертәләр.
Спектакль турында кыскача белешмә шушы. Алга таба нинди жанр көтәсез? Детективмы? Триллермы? Абсурдмы? Фэнтезимы? Әкиятме? Әллә гап-гади комедия яки мелодрамамы? Иң кызыгы шунда – тамашачы 1 сәгать 15 минут вакытын нинди спектакль карап сарыф иткәнен дә аңламады булса кирәк. Абсурд дисәң – абсурд түгел... Ярар, килделәр Европадан бай пар. Болар ашарга тиешле маймыл качты (качтымы?). Ресторанда утырган карт шагыйрь боларга нәрсәдер (колакка пышылдап сөйләштеләр. – авт.) тәкъдим итте. Сатулаштылар-сатулаштылар да килештеләр. Карт шагыйрь... ут сүнде. Бу урында күп нокталар куюымны кичерерсез, барысын да әйтеп спойлер ясамыйм. Финалны да әйтмим, хәер, аны әйттең ни дә, әйтмәдең ни...
Әйдәгез, артистлар уенына күз салыйк. Мистер Джонатан белән миссис Джонатан – Илнур Закиров белән Эльза Мәрәтхуҗина. Шагыйрь Вонг – Рамил Вәҗиев. Маймыл тотучы Чоо – Рәдиф Галимов. Официант – Эльвир Сәлимов. Мадемуазель Лулу – Миләүшә Шәйхетдинова.
Рамил Вәҗиев Ркаил Зәйдулланың «Игезәк» спектаклендә дәрвиш Шагыйрьне (һәм Ханны да) уйнаган иде. Монда да – шул ук дәрвиш Шагыйрь. Аерма шунда гына: тегесендә ул – хан белән, монысында маймыл белән алышына. Ә образ шул ук, барасы-бармыйсы билгесез спектакль өчен яңа образ уйлап табып азапланмаганнар.
Илнур Закиров мондыйрак күперенеп йөргән рольне Илгиз Зәйниевның «Бәби» спектаклендә уйнаган иде. Тутый кош иде ул анда, шәп тутый кош иде, монда миллионерны уйнаганда шул тутый кошны искә төшерде бугай. Ул вакыт «просто» артист иде, хәзер – «Татарстанның атказанган артисты». Башка аерма күрмәдем.
Башкалар уены турында әйтер сүзем юк. Эльвирның чәче – шәмәхә, Рәдиф башының кырылган өлеше «тату» белән бизәлгән булуын, Эльзаның декольтесын һәм кыска күлмәген сурәтләп утыра алмыйм бит инде, гәрчә шул гына хәтердә калса да. Кыскасы, үзләре, бәлки, нәрсә уйнаганнарын аңлаганнардыр, әмма аңлаган кадәресен миңа биреп җиткерә алмадылар. Ә бәлки, үзләре дә аңламаганнардыр. Ярар, бәлки, уйный-уйный, аңлап та бетәрләр. «Сезгә сөйли-сөйли, үзем дә аңладым», – дип әйткән, ди, бит бер мөгаллим. Шуның кебек...
Чыннан да, режиссер нәрсә куеп китте дә, артистлар ни уйнады? Бу спектакль төрле цивилизация вәкилләренең менталитетын, тормышка карашын, каршылыкларын күрсәтәме? Төрле җирлектә яшәгән кешеләрнең фәлсәфәләрен капма-каршы куямы? Әлбәттә, болар бар. Абсурд элементлары катышкан кискен сюжетлы драмада төрле цивилизацияләрдә формалашкан кешеләр каршылыгы сурәтләнде. Спектакль карый-карый һаман нидер көтәсең... Ә алар, сәхнәдәгеләр, шагыйрь башының бәясе миенең тәмендә генә булуын күрсәттеме соң әллә?
Нәрсә генә күрсәтсәләр дә, Шәрык фәлсәфәсе тирәнлеге белән шаккатырсалар да, яки шаккатырмыйча гына акыл сатсалар да, ниндидер мантыйкый финал булырга тиештер бит инде?!
Нәрсәгә кирәк булды театрга бу әсәргә алынырга? Безнең театр җитәкчелеге төрек режиссерыннан шушы әсәрне куйдыртып нәрсәгә иреште? «Театр өлкәсендә хезмәттәшлек итү»дән тыш... Экзотикамы? Әллә монда тирән фәлсәфә ятамы? Әллә тамашачыга үзенчәлекле тестмы – аңламагансың икән, аң дәрәҗәң шушы, ха-ха-ха...
Минем бер тәкъдимем бар: Камал театры – ул профессиональ театр белгечләренә иң бай театр, бәлки, алар бу спектакльнең кыйммәте турында лекция укырлар? Мисал өчен, Камал театры хезмәткәре булган театр белгече Гөлназ Хәсәнова «Сары елгы» спектакленең татар театрында куелуының әһәмияте һәм үзенчәлекләре турында лекция әзерләп, спектакльдән соң шул лекцияне укыса, мин универсаль залның литер рәтләренең иң алдагысына урнашып, рәхәтләнеп тыңлар идем дә, шундый шәп әсәрнең кыйммәтен аңларга да баш мием җитмәде дип, ахылдап кайтып китәр идем.
Спектакль 20 апрельдә көндезге 12.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Билетлар юк. 21 майдагысына әле билетлар таралып өлгермәгән.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова
Свежие комментарии