На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Рамил Шәрәповның күңеленә тигәннәр: «Түбәнлек ул...»

Рамил Шәрәпов концертына кеше җыюның яңа юлын уйлап тапкан – Шарапҗан образында Бауман урамына чыгып, халыкны үзенең тамашасына чакырып йөргән. Ләкин артистның бу ысулын ошатып бетермәүчеләр дә табылган.

«Әле социаль челтәрләрне ачып караган идем. Кичә минем Бауман урамында йөргәнем кайберәүләрнең күңеленә хуш килмәгән икән.

Ватсапка да берничә хат килде. «Рамил, нигә син Бауман уртасында кеше көлдереп йөрисең?», – дигәннәр. Мин аңлыйм, һәр кешенең үз фикере, ул булырга тиеш. Мин дә үз фикеремне белдерим әле.

«Кеше көлдерәсең», – дисез. Ә нәрсәсе белән кеше көлдердем мин? Бауман уртасында ыштансыз йөрдемме?

Җәмәгать, түбәнлек - ул каян чыкканыңны белә торып шуннан оялып йөрү. Мин авылдан чыккан гади малай. Авылымнан оялмыйм. Галош белән йөримме мин, иске киемнәнме - барыбер. Шарапҗан да халыктан чыккан образ, шуңа халык арасында йөри.

Бу реклама гына иде. Менә Бауман урамында басып, инструментларда уйнаучылар бар. Бер егет аккордеон тоткан. Бер зур абыең матур итеп скрипкада уйнап тора. Бу да түбәнлекме? Бу бит иҗат.

Һәр һөнәрне хөрмәт итәргә кирәк. Бауман уртасында гади авыл кешесе галош киеп йөри алмыймы? Минемчә, моның бернәрсәсе юк. Түбәнлек дигән сүз туры килми бу урында. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булсак иде», – дип үз сүзен әйткән юмор остасы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх