На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Анталья аэропортында Сочидан килгән самолетка ут капкан

Анталья аэропортында Сочидан килгән Sukhoi Superjet 100 самолеты двигателенә ут капкан.

Аэропортның янгын сүндерү хезмәте утны тиз арада сүндергән.

Очыш вакытында пассажирлар гадәти булмаган тавыш ишетә. Бер пассажир сүзләренчә, самолет җиргә төшеп утырыр алдыннан шактый вакыт әйләнеп йөргән, ә утырган вакытта кисәк бәрелгән һәм ягулык аккан.

Икенче бер пассажир җиргә кисәк төшеп утыруга игътибар иткән.

«Безнең бәрелгән аңлашыла иде. Балалар кычкырыша башлады, күпләр күршедәге урындыкларга бәрелде», – дип сөйләгән ул.

Самолет төшеп утырганнан салонга куе төтен тула, паника һәм этеш-төртеш башлана.

89 пассажирны һәм экипажның алты әгъзасын кабартылган траптан эвакуациялиләр. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Янгынны сүндерәләр.

Анталья аэропорты эшен вакытлыча туктатып тора, әмма хәзер рейслар кабул итү яңартылган.

«Азимут» авиакомпаниясендә әйтүләренчә, самолетның болай төшеп утыруы җилнең үзгәрүе аркасында килеп чыккан.

Росавиация, Тикшерү комитеты һәм Транспорт прокуратурасы тикшерү уздыра.

Россиянең Төркиядәге Генераль консуллыгы ярдәм күрсәтергә әзер, тәүлек әйләнәсе экстрен элемтә телефоны эшли.

Россиягә кире рейс белән кире кайтырга тиеш пассажирларны резерв самолеты килгәнче кунакханәгә урнаштырганнар.

Бәхеткә, экипажның һәм аэропорт хезмәтләренең оператив эше аркасында корбаннар булмаган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх