На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Хисләнүдән, чүт аңын югалтмады» – Туйларында Ренат Галиәскәргә кәләше сюрприз әзерләгән

Кичә «ел туе» булды – танылган буйдакларының берсе, популяр алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр өйләнде, дип хәбәр иткән идек.

  • Ренат Галиәскәр өйләнгән – фото-видеолар

Социаль челтәрләрдә мәҗлескә чакырылган бихисап кунаклар тарафыннан төшерелгән беренче фото-видеолар да пәйда була башлады. Аларның кайберләрен Ренат үзе дә сторисларына күчереп куйган.

Туйдагы бөтен кешеләр сокланган мизгел – кәләшнең Ренатка багышлап җыр башкаруы булган. Әлеге видеоны Айваз Садыйров социаль челтәрләргә куйды. «Кияү, хисләнүдән, чүт аңын югалтмады», – дип яза ул бу турыда. Чыннан, кәләше үзенә багышлап: «Синнән башка яшәү яшәүмени?» – дип җырлаганда, Ренатның, хәтта ки, күзләре яшьләнә.

Сторислардан аңлашылганча, Ренат белән Айгөл башта мәчеттә никах укытканнар. Никах өчен аларның икесенең дә милли стильдәге киемнәр сайлавы турында әйтеп киткән идек.

Ә кич белән яшьләрнең туй мәҗлесе гөрләгән. Туйны Гөлназ Сәфәрова һәм Ренат Шәрәфиевлар алып барган.

Туйга килгән кунакларны, популяр җырчыларны, яшьләрнең беренче биюен, гомумән, бәйрәмнән атмосфераны түбәндәге видеоларда карый аласыз.

 

Ссылка на первоисточник
наверх