На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Татарстан белгечләре быел җыелган арпада пестицид тапкан

2025 елның 15 июленнән 1 октябренә кадәр Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалына тикшерү өчен арпаның 190 пробасы килгән (56,4 мең тоннадан артык). Филиалда әлеге төр ашлыкны тикшерүләр саны 705ка артып, 5,5 меңгә (узган ел - 3,2 мең) җиткән.

Бу хакта «Татар-информ» яза.

Анализ ашлыкның төсен, исен, дымлылыгын, чүп һәм бөртек кушылмаларының фракцион составын, аксымын, корткычлар белән зарарлануын һәм башкаларны тикшерүне үз эченә алган.

Сынаулар барышында 10 пробада «Лямбда-цигалотрин» пестицидының рөхсәт ителгән нормадан (0,01 мг/кг) 3-12,5 тапкыр артуы ачыкланган. 5 пробада дымлылыкның югары булуы теркәлгән, ә 1 үрнәк «Бөртекле кушылма» күрсәткеченә туры килмәгән.

Октябрь башына булган мәгълүматлар буенча, 2025 елда Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалы белгечләре тарафыннан 200 мең тоннадан артык арпа тикшерелгән, 303 пробага анализ ясалган һәм 9,4 мең тикшеренү үткәрелгән.

Арпа Татарстанда иң мөһим авыл хуҗалыгы культурасы булып кала. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда 1,2 миллион тонна арпа җыелган, уртача уңыш – гектарыннан 37,4 центнер. Бу узган елгыдан 305ка (гектарыннан - 28,6 центнер) артыграк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх