На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Интернет постепенно переходит на азербайджанский язык?Мангалда пешә тор...
  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...

Суган уңышы мул, кыяклары сусыл булсын өчен шәп киңәш

Башлы суган һәр бакчада үсә торган яшелчә. Аны үстерү шактый җиңел, тик туфракны дөрес әзерләмәсәң, мул уңыш турында хыялланырга кирәкми. Суганнан мул уңыш алу өчен киңәшләрне "Самара 24" сайты яза.

Агроном Роман Буров доломит он кулланырга тәкъдим итә. Бу ысул туфракның әчелеген киметә, составын яхшырта.

Шулай ук туфракта суганга үсәргә булыша торган файдалы бактерияләрне дә тукландыра.

Бу онда магний һәм кальций бар. Алар фотосинтез процессын тизләтә, суганга үсү өчен көчле импульс бирә. Пропорцияләре мондый: бер чиләк суга (10 литр) 200 грамм он алына

Суганны утыртыр алдыннан шушы эремәне түтәлләргә сибеп чыгарга кирәк. Мондый әзерлектән соң суган кыяклары ачык яшел булып кала, ә башлары эре һәм сусыл була. Тагын бер файдасы бар – мондый суган озаграк саклана, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх