Курганның «Белые ручки» оешмасы дуңгыз итеннән эчлек белән пешерелгән өчпочмаклар ясаган. Татар сатып алучылар моңа дәгъва белдергән. Шуннан соң әлеге ризыкны башкача атаганнар. Бу турыда РИА Новости телеграм-каналында яза.
Әлеге товарга «Яндекс.Лавка» сатып алучылары игътибар иткән. «Бу татар ризыкларын мыскыл итү», – дип алар компаниягә мөрәҗәгать иткән.
«Без аның атамасын үзгәрттек инде – бәрәңге белән иттән (дуңгыз ите) эчлекле пирожок, 140 г», – дигәннәр «РИА Новости»га предприятиедә һәм сатып алучылардан гафу үтенгәннәр.
Свежие комментарии