На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Ялда якыннарны сыйларга: Миләүшә Сабировадан эремчекле-грушалы пирог рецепты

Данир Сабировның хатыны, концерт директоры, блогер Миләүшә Сабировадан эремчекле-грушалы пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен ингредиентлар: 1 кап эремчек, 3 аш кашыгы дөге яки бодай оны, 1 йомырка, каты сыр, бер чеметем тоз.

Эчлеккә 50 грамм моцарелла, бал, эрбет чикләвеге кирәк була.

Йомшак камыр басарга.

Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм шунда камырны җәяргә, өстен йомырка сарысы белән майларга. Өстенә телемләп киселгән груша белән «бри» сырын чиратлаштырып тезеп чыгарга. Духовкада 10-15 минут пешерергә.

Аннары кайнар пирог өстенә эретелгән бал агызырга, кыздырылган эрбет чикләвеге сибәргә.

«Бик тәмле пирог», – ди ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх