На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Россия оборона министры Россия Герое Рөстәм Хәсәновның үтенечен үтәгән

Новосибирск өлкәсенең Каргат районында туып-үскән Рөстәм Хәсәнов ике ел махсус операция зонасында хезмәт итә. Аны Россия Герое исеменә тәкъдим итәләр. Бу хакта "Все новости Новосибирской области" сайты яза.

2024 елның июнендә Мәскәүдә бүләкләү тантанасында Рөстәм Россия оборона министры Андрей Белоусовка шәхси үтенеч белән мөрәҗәгать итә.

Танкист фикеренчә, аның үзен генә түгел, ә экипажны тулысынча бүләкләү дөресрәк була.

«Без егетләр белән аерым-аерым түгел, ә бергә бердәм булып эшләдек. Без бит хәрби бурычны бергә үтәдек. Димәк, безне бергә бүләкләргә тиешләр. Мин гел гаделлек яклы, үземнән беләм, минем берүземне генә бүләкләсәләр, дөрес булмас иде», - дип сөйләде Рөстәм Хәсәнов Беренче канал эфирында.

Ноябрь башында танкның тулы экипажы лаеклы бүләкләрен алды. Хәзер алар өчесе дә – Россия Герое.

Танк командиры Рөстәм Хәсәнов белән бергә наводчик Виталий Зикратьев һәм йөртүче-механик Константин Молчанов батырлык күрсәткән. Алар тулы бер батальонга исәпләнгән бурыч үти, зур осталык, чыдамлылык һәм хәрби машиналарының ышанычлы булуын күрсәтә.

2024 елның февралендә Хәсәнов командалагында танк экипажы 15 дошман сугышчысын, ике пулемет ноктасын һәм пикапны юкка чыгара, диелә хәбәрдә.

Рөстәм үзе турында шактый тыйнак итеп сөйли.

«Тәгәрмәч тралы куелган танкта мина кыры буйлап дошман позицияләренә һөҗүм башладык. Җирлектә биек урын таптык һәм дошман машиналарына аттык. Десант һәм штурмовикларның хәрби машиналарын үткәрдек. Операция бик җентекләп планлаштырылган иде. Танкистлар позицияләрне яхшылап өйрәнде. Төзәүче Виталий Зикратьев туры наводка буенча эшләде. Дошманның ныгытма пунктына якынлашу юлларына мина куелды. Йөртүче-механик барыннан да бигрәк чылбырлар өчен курыкты. Әгәр машина туктап калса, экипаж үлемгә дучар ителгән дигән сүз бит. Танк алдына куелган махсус трал шартлау куркынычы булган элементлар детанациясе китереп чыгарырга тиеш иде. Машинаны бер минутка да туктатмадык. Хәрбиләр әйтмешли, дошман терәген «сүтеп», танкистлар частькә исән-сау кайтып җитте.

Бу гадәти хәл инде. Бернинди борчылу булмады. Барысы да яхшы була дип, экипажны канатландырып тордым. Хәтта елмайдым да. Безнең өчен бу гадәти нәрсә инде», - дип сөйләгән Рөстәм "За изобилие" сайтына.

Рөстәм Анатолий улы Хәсәнов – Россия хәрбие, капитан, Көньяк хәрби округының 3 армия корпусы 6 мотоукчылар дивизиясенең 1307 мотоукчылар полкының танк ротасы командиры, Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучы. Россия Герое (2024 ел).

Новосибирск өлкәсенең Каргат районында туган. Каргат шәһәренең 3 нче урта мәктәбен тәмамлагач, Омск автобронетанк инженерия институтына укырга керә. Свердловск өлкәсендә хәрби хезмәт уза. Әти-әнисе – Рәмилә Михайловна һәм Анатолий Захарьянович.

Герой исеме бирелгәч, аның белән өлкә губернаторы да очрашкан булган.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх