На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Алманы ничек сакларга?

Җыелган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне бергә тотмау хәерле, ди агроном Анастасия Коврижных. Бу турыда «Мир» телеканалы хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бергә кышлый алмый. Алма янын сарымсак, суган һәм бәрәңге салырга ярамый. Юкса алма күршеләренең исен сеңдерер һәм начарланыр. Бәрәңге дә алма янында торудан отмый.

Алмадан этилен бүленеп чыга, ә ул бәрәңгенең сыйфатына начар тәэсир итә.

Агроном алманы пычкы чүбе тутырылган агач тармада сакларга киңәш итә. Температура уңай булырга тиеш, тик 5 градустан югары түгел. Һаваның дымлылыгы 80-90% булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх