На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Башкала урамында тирән чокырга егылып төшкән хатынны биш көн таба алмыйлар

Малайзия башкаласы Куала-Лумпур шәһәрендә тирән чокырга төшеп киткән хатынны 5 көн эзләп тә таба алмыйлар. Урамнан баручы хатын-кыз 8 метр чамасы тирәнлектәге чокырга төшеп юкка чыкканын видеокүзәтү камералары төшереп торган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Виджая Лакшми исемле бу хатын-кызны туфрак ишелгәннән соң барлыкка килгән чокыр «йоткан».

48 яшьлек хатын-кыз тротуардан бара да кисәк кенә юкка чыга.

Башта аның аяк киемен табалар, башкача бер әйбере дә килеп чыкмый.

Видеокадрларда тагын бер куркыныч деталь бар – чокыр янындарак кына урындыкта утыручылар бу капкынга чак кына эләкми кала, диелә хәбәрдә.

Рәсми хезмәткәрләр белешмәсе буенча, агымсулар бик агрессив, аларның минималь тизлеге секундына 1 метрга җитә. Шуңа күрә теориядә бу хатын 24 сәг эчендә 86 километрдан артык ераклыкка китәргә мөмкин.

Виджая Лакшми һәм аның гаиләсе Малайзиядә 2 ай чамасы яши, якшәмбе көнне алар өйләренә кайтып китәргә тиеш булган.

Фаҗига булган сәүдә районында зәркән остаханәләре һәм алтын бизәнү әйберләре сата торган кибетләр күп. Бу районга гадәттә туристлар йөри. Урам дөньяга танылган Петронас небоскребларыннан 10 минутлык юл ераклыгында, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх