На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

«Энекәш». Язучы Гөлүсә Закирова СВОда һәлак булган энесенең якты истәлегенә китап чыгарды

Иртәгә, 18 март көнне, Гөлүсә Закированың «Казан утлары китапханәсе» сериясендә нәшер ителгән «Энекәш» повесте сатуга чыга. Әлеге китаптан өзек тәкъдим итәбез.

Булачак солдатларга саубуллашу өчен 5 минут вакыт бирделәр. Перронда энә төртерлек тә урын юк. Кемдер әниләре, туганнары, дуслары белән хушлаша, ә Ильяс юл биштәрен алдына куеп, гамьсез генә тәмәке суыра.

Әйтерсең аның бу дөньяда эше беткән.

– Энем, бу биштәрне минем улыма бирмәссеңме? Исем шәрифләре язылган. Зинһар өчен.

– Ярый, абзый, борчылма, тапшырырмын. Командадагы бөтен малайлар белән дуслашырга өлгердек.

– Мин ни... танымыйм да аны... Унтугыз ел күрешмәгәч...

Ильяс, Сәлахның сүзләренә игътибар итмәстән, карашы белән кемнедер эзли иде. Килерме? Аз гына үпкәләшү кемдә дә була, әгәр шул аңлашылмаучанлык аркасында бар да бетсә? Зөлфия аның бердәнбере бит. Армиягә болай кисәк кенә алып китмәсәләр, аңлашырга булыр иде дә, ул кайтканчы, башкага кияүгә чыкса?

– Энем, синең исемең ничек соң?

Өлкән старшина тезелергә фәрман бирде. Үтә коры тавышка егетләр рәткә тезелә башлады. Ильяс та юл биштәрен җилкәсенә асты.

– Ильяс булам.

Сәлахның мөлдерәмә күңел чиләкләре чыңлап куйды.

– Хәерле... хәерле юллар сиңа, исән-сау йөр... улым...

Әйтәсе сүзләр төер булып бугазга тыгылдылар. Ильяс булачак солдатлар арасына барып басты. «Килеп җитмәде... Их, Зөлфия, Зөлфия... Аңласаң иде хисләремне...»

Тагын 3 минуттан вагонда иде инде ул. Ерак түгел генә пыяла ватылган тавыш ишетелде, кемдер тәрәзәне коеп төшерде бугай. Поезд кузгалды. «Сау бул, Казан! Мин сиңа әйләнеп кайтырга дип китәм. Сау бул, әни! Исән-сау тор! Яныңда әти булса, ялгыз түгел дип, тыныч китәр идем. Ни хәл итәсең. Миңа әтисез үсәргә насыйп булган. Сау бул, Зөлфиям! Тукта, кемдер йөгерә. Ул бит, ул!»

– Зөлфия!!!

Зөлфия йөгерде дә йөгерде. Шактый кызулык алган поезд тәрәзәсеннән Ильясның аңа кычкырганын да ишетмәде ул. Пыяла ватыклары аягын кисеп кергәч кенә, каты авыртудан перронга бөгелеп төште. Җайсызрак егылды бугай, ташка бәрелдеме, чарасызлыктанмы, Зөлфия караңгылыкка очты.

Айнып киткәндә, янында баягы ир утырганын күреп куркып китсә дә, эндәшмәде. Дөресен әйткәндә, аңа барыбер иде инде. Сәлах, пиджагын салып, кызның баш астына куйды.

– Бик авыртамы? Хәзер «ашыгыч ярдәм» килеп җитәр.

Перронда алардан башка беркем калмаган. Бары тик җил генә кемнәндер төшеп калган чигүле солдат кулъяулыгы белән уйный.

– Китте бит, абый, белми китте...

– Китте, кызым, белми китте...

Зөлфия, ялт итеп, Сәлахның күзләренә карады. Ирнең күзләре коеп куйган Ильяс күзләре иде…

Гөлүсә Закированың «Энекәш» повестен һәм хикәяләрне тулысынча «Казан утлары китапханәсе» сериясендә чыккан китаптан укый аласыз. Китапны Татарстан районнарындагы «Татмедиа» офисларында һәм интернеттагы сәүдә нокталарыннан алып булачак.

Гөлүсә Закирова – язучы, журналист, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире. Аның «Энекәш» китабы бертүган энесе, СВОда һәлак булган Илнур Закировның якты истәлегенә багышлана.

  • Гөлүсә Закирова: «Җирләргә кеше җыелгач, һавада ике кош кычкыра-кычкыра очып йөрде»

 

Ссылка на первоисточник
наверх