Теләсә нинди машина иртәме-соңмы чери башлый. Төп мәсьәлә - лакланган өслекнең саклануында гына. Ул кузовның ике яклы оцинковкасы да, калын лак катламы да булган Европа автомобильләрендә яхшырак саклана. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт Петр Баканов хәбәр итте.
«Гомумән алганда, Европа машиналарының күпчелек өлеше коррозиягә азрак бирешә, дип әйтергә мөмкин.
Бу исемлеккә, өстәмә эшкәртүе һәм билгеле бер мастика булган очракта, Россия автобазары өчен ясалган автомобильләрне дә кертергә мөмкин», - ди белгеч.Баканов сүзләренчә, Корея машиналарының лакланган өслеге Азия һәм Япония автоҗитештерүчеләренеке кебек үк юка. Шулай ук Кытай автобазары коррозиядән начаррак сакланган, шуңа күрә Кытай машиналарының яньчелгән урыны чери башлау куркынычы бар.
Свежие комментарии