На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Миллиардер хәзерге яшьләр өчен пенсияне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте

Россия миллиардеры һәм җәмәгать эшлеклесе Константин Малофеев 1995 елда туган һәм аннан кечерәк кешеләр өчен пенсияләрне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Җәмәгать эшлеклесе пенсия реформалары турында искә төшерде. Әйтик, патша заманында пенсияләр аерым кешеләргә генә бирелгән, мәсәлән, пенсиягә офицерларның тол хатыннары гына исәп тота алган.

Ә менә гади кешеләр моңа өметләнә дә алмаган. Ул вакытта хатын-кызлар җидешәр бала тапкан – бу аларның «пенсиясе» булган да инде, алар картлык көннәрендә бары тик балалар ярдәме белән генә исән калганнар.

Революциядән соң тигезлек игълан ителә, хатын-кызлар ирләр белән бертигез эшли башлый – шпаллар салалар, бетон изәләр, трактор йөртәләр. XX гасыр уртасында гаиләләрдә инде уртача 3 бала кала. Аннары кызлар массакүләм рәвештә югары уку йортларына тартыла башлый, карьера артыннан куа – һәм балалар саны 2гә кала. Дәүләт, эшче куллар җитмәүне компенсацияләү өчен, гомуми пенсияләр кертә.

1991 елда ирек һәм кулланучылар чоры башлана. Карьера һәм шәхси уңайлылык төп кыйммәтләргә әверелә. Туучылар саны 1 хатынга 1,4 балага кадәр кими. Пенсия системасы чатный башлый.

«Пенсияләр балаларны алыштырды. Әмма бүген пенсияләрне гамәлдән чыгару гадел түгел. Хәзерге пенсионерлар буынының балалары юк, чөнки башта – совет, ә аннары либераль дәүләт пропагандасы иң элек – комсомол төзелешләре өчен, ә аннары үзе өчен яшәргә агитацияләде. Ә менә булачак пенсионерларга – хәзерге яшьләргә карата мондый чара бик перспективалы булырга мөмкин. Ни өчен әле 10 елдан соң пенсия кертемнәрен гамәлдән чыгарачакларын, ә 1995 елдан соң туганнарның дәүләт пенсияләрен гомумән алмаячакларын игълан итмәскә?

Инде күчерелгән взнослар кешеләргә кайтарылсын, һәм һәркем үзе хәл итсен: акча җыяргамы яки картлык көннәрендә терәк булачак балалар табаргамы?» – дип язган миллиардер үзенең телеграм-каналында, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх