На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

Гөлүс Хәбибрахманов балалары турында: «Шәһәр баласы да саф татарча сөйләшә ала!»

Җырчы Гөлүс Хәбибрахмановның куанычлы көннәре. Аның кызы Мәдинә, башлангыч мәктәпне тәмамлап, 5 нче сыйныфка күчкән. Җырчы кызының чыгарылыш кичәсеннән истәлекле мизгелләр белән сторисларында уртаклаша.

«4 ел сизелми дә үтеп киткән. Шулкадәр күңелгә керерлек бәйрәм булды. Хәтта малайлар да күз яшьләрен тыя алмады», – дип яза артист.

Гөлүс Хәбибрахманов тормыш иптәше Галия белән 2 бала үстерә. Мәдинә дә, олы уллары Расүл дә Казанда татар-инглиз гимназиясендә белем ала.

Хәбибрахмановлар гаиләсе балаларында кечкенәдән туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән.

«Кызыбыз да, улыбыз да татар балалар бакчасына йөрде. Татар телен камил беләләр. «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгеләре җинүчеләре. Өч телне дә камил белүләре нәтиҗәсендә (татар, рус, инглиз) дуслары бик күп.

Күп кешедән «шәһәрдә балаларны татарча сөйләшергә өйрәтеп булмый, чөнки мохите ул түгел» дип ишеткәнем бар. Интервьюларда күп кенә танылган татар артистлары да шулай дип әйтә. Мин бу сүзләр белән килешмим. Гаиләдә әти-әни татарча сөйләшә икән, баласын татар мохитендә тәрбияли икән, шәһәр баласы да акцентсыз, саф татар телендә сөйләшә ала! Моңа мисал итеп, үз балаларыбызны китерә алам. Тормыш иптәшем дә, үзем дә – татар җанлы кешеләр. Балаларга исемнәрне дә, «мода»лы яңгырасын дип түгел, саф татарча, үзебезчә булсын дип куштык.

Расүл дә, Мәдинә дә җәйләрен Саба районы Сабабаш авылында, әби-бабалары янында үткәрәләр», – дип уртаклашты үзенең фикерләре белән «Интертат»ка Гөлүс.

 

Ссылка на первоисточник
наверх