На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

«Ул әйбәт әни иде»: Ирен ташлап киткән хатынны сөяркәсе вәхшиләрчә үтергән

Уралда 42 яшьлек хатын-кыз һәм аның 6 яшьлек улын үтерү буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 2024 елның ноябрендә хатын, ирен ташлап, баласы белән башка иргә чыгып китә. 5 айдан соң, хатын-кызның башын Серов шәһәрендәге бакчада табалар. Бу хакта «Комсомольская правда» басмасы яза.

Ольга ире Дмитрий белән 10 елга якын бергә яшәгән.

Шул вакыт эчендә аларга күп сынаулар аша узарга туры килә. «Улыбызда онкология иде. 4 айлык вакытында авырый башлады. 9 курс химиотерапия узды, спонсорлар ярдәме белән, хатыным аны Германиягә алып барды, анда аны дәваладылар», – дип искә алган Дмитрий.

Соңгы берничә елда ир белән хатын акча аркасында бик еш талашкан. Ә 2024 елның ноябрендә Ольга, баласын алып, ирен ташлап киткән. «Мин эшкә киттем. Ә кайтканда, хатыным да, улым да өйдә юк иде. Аңа шалтыраттым, ул Серов шәһәренә апасы янына китүен әйтте, миңа уйларга кирәк, диде. Алдагы көнне генә без торакка акча җитмәү аркасында талашкан идек. Мин ул тынычланыр, акылына килер дип уйлаган идем. Без берничә тапкыр шалтыратыштык. Ольга яхшы әни иде, шуңа күрә, начар нәрсә булыр дип, башыма да килмәде», – дип сөйләгән Ольганың ире.

2024 елның декабрендә ир-ат чаң суга. Ольга аны туган көне белән дә котламый, шалтыратуларга да җавап бирми. Дмитрий полициягә мөрәҗәгать итә, шулай ук интернетта белдерүләр урнаштырып, хатынын һәм улын эзли башлый.

5 айдан соң гына Дмитрийга полициядән шалтыраталар. 2025 елның 8 апрелендә Серовтагы «Ягодка» бакчачылык ширкәте янында хатын-кыз башы табыла. Ул төзелеш материаллары астына яшерелгән була. 10 көннән соң башның Ольганыкы булуы ачыклана.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның ноябрендә хатын улы белән Серовта яшәүче 49 яшьлек юрист Александр янына күчеп киткән була.

Свердловск өлкәсенең Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, Ольга белән Александр арасында талаш чыккан, шулвакыт ул аны һәм аның кечкенә улын үтергән.

«НТВ»дагы «За гранью» тапшыруында әлеге фаҗига турында репортаж чыккан. Журналист сүзләренчә, ир-атка 6 яшьлек баланың шаярып уйнавы ошамаган, ул баланы этеп җибәргән, бала егылган, бәрелеп аңын югалткан һәм үлгән.

– Шулай ук тикшерүчеләр әйтүенчә, Александрның күрше хатынында диктофон язмасы бар, анда Ольганың: «Саша, ярдәм ит! Саша, «ашыгыч ярдәм» чакырт!» – дип кычкырганы ишетелә. Ләкин ярдәм чакырасы урынга, ул аны да үтерә, – дип сөйли журналист. – Малайның мәетен ул контейнерга салып полигонга алып чыга, Ольганың гәүдәсен кисәкләргә бүлә һәм, эзләрен яшерер өчен, бөтен шәһәр буйлап чүп савытларына таратып чыга. Башы ярты ел балконындагы кәстрүлдә ята, аннары ул аны бакчалар территориясенә ташлый.

Малайның мәете әлегәчә табылмаган. Эчке эшләр министрлыгының төбәктәге баш комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җинаять кылган ир-атны 18 апрельдә тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Ир-атка РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше («Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү») буенча гаепләү белдерелгән.

Ссылка на первоисточник
наверх