Кичә Казанда берничә машина катнашында авариядә имгәнгән 15 яшьлек үсмер малай узган төндә хастаханәдә үлгән. Җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Мәрхүм бала «Лада Гранта» машинасында була. Машина Оренбург трактында авариягә очрый. Биредә 6 автомобиль бәрелешә. МАЗ йөк машинасы «Лада Гранта»га бәрелә, аннары алдагы Tank, Toyota, Tank һәм Kia Seltos автомобильләре инерция буенча бәрелешә.
«Лада» түбәсенә әйләнеп каплана.Ир-ат һәм хатын-кыз имгәнә, аларны РКБга китерәләр. Карап торышка 20-25 яшьлек кебек булган егет кома халәтендә була. Хастаханәгә әтисе килгәч, аның 15 яшьлек үсмер булуы ачыклана. Үсмер бик авыр хәлдә була, төнлә үлә, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии