На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Нарат күркәсе җыючы ир-атка аю һөҗүм иткән һәм битен ерткалап бетергән

Приморье краеның Чугуевск округында нарат күркәләре җыючы 32 яшьлек ир-атка аю һөҗүм иткән. Ул җитди җәрәхәтләнгән, табибларга аның йөзен өлешләп җыярга туры килгән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Ир-атның битендә, башында, муенында, аякларында, ботларында ертылган яралар барлыкка килгән, бит сөякләре җәрәхәтләнгән.

Ир-атка беренче ярдәмне Чугуевск үзәк район хастаханәсендә күрсәткәннәр. 2 тәүлектән соң, аны «ашыгыч ярдәм» белән Владивостокка алып килгәннәр. 2 нче төбәк клиник хастаханәсе хезмәткәрләре компьютер томографиясе ясаган, җәрәхәтләнгән урыннарны тикшергән.

Теш казнасы-йөз хирурглары титан пластиналар белән бит скелеты сөякләрен җыйган һәм пациентның битендә яра эзләре калмасын өчен тиешле эшләрне башкарган. Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый хирургия билгеле бер осталык, шулай ук сыйфатлы җиһазлар таләп итә.

Теш казнасы-йөз хирургиясе бүлеге мөдире сүзләренчә, ир-атның сәламәтлегенә берни дә янамый, ул операциядән соң тернәкләнә, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх