На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Гөлназ Сәфәрова ире белән төшкән фотосын күрсәтте

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрләрдә ире һәм улы белән төшкән фотоларын күрсәтте. Аның бу посты игътибарга лаек, чөнки алып баручы шәхси тормышы белән бүлешергә, якын кешеләренең фотоларын күрсәтергә гомумән дә яратмый.

Улына 13 яшь тулган көнне Гөлназ, бу кагыйдәләрдән читләшеп, искәрмә ясаган.

Бүген аның сәхифәсен тормыш иптәше Ленар Мухин һәм улы Айдан белән төшкән фотолары бизи.

Фото: © социаль челтәрдән

«Туган көнең белән, улым. Син үзссүзле һәм бик принципиаль. Тиз кызып китүчән һәм бик яхшы күңелле. Бик көчле юмор хисле һәм көдрә чәчле.

Нинди генә булсаң да, бәхетле бул! Үз-үзеңә тугры бул, елмай һәм игелекле булып үс», – дип, улына матур сүзләр дә яза Гөлназ.

Шулай ук Гөлназ Сәфәрова иренең һәм үзенең балачактагы фотоларын урынаштырып, Айданның кемгә күбрәк охшавын да сораган.

Күпчелек «Айдан – әтисенең копиясе» дигән фикердә. Әнисенең дә, әтисенең дә чалымнары бар», – дигәннәре дә очрый. Барлык язылучылары да Айданның бәхетле булып үсеп, хыялларының тормышка ашуын теләгән.

Фото: © социаль челтәрдән

Фото: © социаль челтәрдән

Фото: © социаль челтәрдән

 

Ссылка на первоисточник
наверх