Казанда яшәүче хатын, косметолог ясаган процедурадан соң, тиресе белән проблемалары башлануына зарланган. Тикшерү әлеге хатынның ялганлавын ачыклаган. Косметолог белән пациент арасындагы мөнәсәбәтләр тарихы шулкадәр озын һәм буталчык, хәзер суд кемнең нәрсәдә гаепле булуын һәм кемнең кемне рәнҗетүен ачыклый.
«Куркыныч биоревитализацияме, әллә косметологка яла ягумы?»
Казанның Идел буе суды Гөлшат Гатауллина эшен карауга кереште, аны ялган «донос» һәм ялган гаепләү дәлилләре ясауда гаеплиләр.
Процесска гаепләнүче үзе, зыян күрүче һәм, шаһит сыйфатында, аның элеккеге ире килгән.
Тикшерү версиясе буенча, Гөлшат Гатауллинаны 14 октябрьдә, косметолог эшчәнлеген тикшерүне сорап, Тикшерү комитетына электрон мөрәҗәгать җибәрүдә гаеплиләр. Аңа ул шәһәр поликлиникаларының берсендә тутырылган медицина картасыннан өземтә фотографиясен өстәгән. Фотография аның 2020 елның 26 октябреннән 30 октябренә кадәр тире белән проблемалары аркасында дәвалану узуын раслый. Тикшерү версиясе буенча, бу фотография ялган булган – аны Гатауллина үз гаепләүләренең дәлиле сыйфатында кулланган.
Гатауллина ноябрь аенда, ялган күрсәтмәләр өчен җаваплылык турында кисәтелгәннән соң, Тикшерү комитеты бүлегендә косметологның аңа сыйфатсыз хезмәт күрсәтүе турында гариза язган һәм имзалаган.
Казанның Идел буе районы тикшерүчесе мөрәҗәгатьне тикшерә башлаган һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул иткән. Косметологны Гатауллинага сыйфатсыз медицина хезмәте күрсәтүдә гаепләгәннәр. Тикшерүче Гөлшат Гатауллинадан сораштыру уздырганда, ул косметологны җинаять җаваплылыгына тартуларын сораган.
Сүз барган хезмәт – йөзгә биоревитализация ясау. Бу – тире эченә гиалурон кислотасы кертү. Төрле косметологлар фикеренчә, процедура тирене яшәртә һәм яшь үзгәрешләрен киметә.
Казанның Идел буе районы прокуроры урынбасары косметологка карата җинаять эшен гамәлдән чыгара, шуннан соң өстәмә тикшерү башлана, аның нәтиҗәләре буенча «җинаять факты расланмады» дип әйтелә.

Фото: © «Татар-ифнорм», Салават Камалетдинов
Барысы да нәрсәдән башланган соң?
Гөлшат Гатауллина үз гаебен танымый, аның адвокаты «мондый косметик процедураны лицензияле белгеч кенә уздырырга тиеш» дип әйтә. Ә ул зарланган косметологның андый лицензиясе юк.
Әгәр дә сәбәпләре билгеле булмаса, бу вакыйга гади суд процессы була алыр иде. Ләкин бу вакыйгалар инде җинаять эше кузгатылганчы ук башланган. Судта шаһит – ялган «донос»тан зыян күргән хатын-кыз косметологның элеккеге ире – 2020 елда үзенең дусты белән йортлар төзү белән шөгыльләнгәнен сөйләгән. Дусты аны сөйгән кызы Гөлшат Гатауллина белән таныштыра. Сүз уңаеннан, ул вакытта Гатауллина шушы яңа йортларны төзүгә акча салган – инвестор булган.
«Минем дустым йортлар төзеде, мин финансладым, Гатауллина да финанслады. 2020 елда мин үзем дә дустымнан аерым рәвештә йортлар салдым. Минем дустым Гатауллина аркылы, дөресрәге аның фирмасы аркылы, акчалар әйләндерде. Безне җинаять эше буенча эзәрлекләгәндә, бу факт инде яңгырады. Минем элеккеге хатыным ул вакытта шулай ук косметик процедуралар белән шөгыльләнә һәм БАДлар сата иде», – дип сөйли ул.
Ир-ат сөйләгәнчә, Гатауллинаның шул вакытта ук инде тире белән проблемалары башланган. Шуны дәвалау өчен, ул ниндидер БАД сатып алырга булган. Косметологның ире аңа 1950 сумга БАД саткан. Гатауллина озак вакыт тиешле акчаны бирмәгән, ләкин аннары акчаны күчергән.
«Ул янап куркыткан өчен кичектерү белән 5 ел алды»
Шаһит сөйләгәнчә, ниндидер мизгелдә Гатауллина аның дустыннан – аның белән мөнәсәбәтләре булган ир-аттан – акча таләп итә башлаган. Ул сөйгәненә төзелгән йортлар өчен иминиятләштерү түләүләре белән махинацияләре турында белүен әйтеп, аннан, моны сер итеп саклавы өчен, 5 миллион сум акча таләп иткән.
Бу вакыйгалар 2021 һәм 2022 елларда булган. Соңрак, косметологның элеккеге ире сүзләренчә, Гатауллина аның үзеннән дә акча таләп итә башлаган. Ул ир-атлардан йортларны бер максат белән төзүләре – аларны иминият түләүләре алу өчен яндырырга җыенуларын әйтмәү шарты белән, 5 миллион сум акча сораган.
Нәтиҗәдә, косметологның элеккеге ирен һәм аның дустын Гөлшат Гатауллина гаризасы буенча җинаять җаваплылыгына тартканнар. Икесен дә иминият түләүләре белән аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләгәннәр. Косметологның элеккеге иренә шартлы рәвештә 5 ел бирелгән.
«Мине 2022 елда тикшерү изоляторына утыртулары белән, ул шул ук көнне хатыным янына өйгә килгән һәм аңардан 5 млн сум акча таләп итә башлаган. Акча яки кыйммәтле чит ил машинасын аның исеменә рәсмиләштерүне таләп иткән. Без хатыным белән аның барлык янауларын теркәдек һәм Баш тикшерү идарәсенә тапшырдык, ул вакытта аңа карата «Янап куркыту» буенча җинаять эше кузгаттылар, суд аны гаепле дип таныды һәм 5 ел ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды, әмма баласының яше аркасында хөкем карарын үтәүне кичектерде», – дип өстәде ул.
Ир-ат судка Гөлшат Гатауллина әле һаман да аның элеккеге хатынына тынычлык бирмәвен һәм моның сәбәбен аңламавын белдерде. Аның сүзләренә караганда, атна саен диярлек, Гатауллина тырышлыгы белән, косметологның өенә төрле инстанцияләрдән тикшерүчеләр килә.
«Татар-информ»нан тәрҗемә
Свежие комментарии