На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Кайгылы хәбәр. Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Салисә Гәрәева вафат

Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Салисә Гәрәева вафат, дип хәбәр итте «Чаллы яңалыклары» телеграм-каналы.

«Мәрхүмә соңгы елларын Минзәлә картлар йортында үткәрде. Аны анда бик әйбәт карадылар. Дөресен әйтәм, милләтнең асыл кешесенең картлар йортында булуы бер дә дөрес хәл түгел, минемчә. Нишлисең, авырганда, җаның чыкканда, яныңда якыннарың, балаларың булу зур бәхет!

Барыбызга да соңгы көнгәчә кирәкле, кадерле булып яшәргә язсын!» – дип яза аның якташы Инзилә Әхмәтгәрәева.

Шагыйрәне, үзенең үтенече буенча, Минзәләдә җирләячәкләр. Хушлашу иртәгә – 7 гыйнварда.

Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәева Минзәләдә картлар йортында булганда, «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова аның янында булып кайткан иде.

«Онытмагансыз икән, кешеләр әле мине онытмаган икән — Аллага шөкер! Рәхмәт сиңа!» – дигән иде Салисә Гәрәева ул чакта.

  • Салисә Гәрәева белән әңгәмә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх