На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Ришат Төхвәтуллин Алиягә тәкъдим ясарга кем этәргеч бирүен әйтте

Алия Карачурина-Төхвәтуллинаның иҗади тормышында бик зур вакыйга – ул Уфада үзенең беренче сольный концертын куйган. Моңа кадәр һәрвакыт ире янәшәсендә генә җырлап йөргән Алия өчен, бу әлбәттә, бик зур адым һәм җаваплылык.

Ришат Төхвәутллинга исә әлеге шыгрым тулы залда концертны тамашачы буларак карау бәхете тәтегән.

Ришат сәхнәгә чыгар алдыннан бик борчылып торучы хатынын кочаклап юата, ә аннан соң залга төшеп утырып, иң дулкынландыргыч мизгелләрне сторисларында күрсәтеп бара.

Алиянең репертуары бик бай. Анда татар халык җырлары да, дуэтлар да, хәтта инглиз телендәге җырлар да бар.

Концертта махсус кунак буларак Алия белән дуэт башкаручы Искәндәр Вәлиев һәм Ислам Кәлимуллиннар да чыгыш ясаган. Искәндәр сәхнәгә чыккач, Ришат, шаяртып әлбәттә, бер кызыклы вакыйга турында сөйләп ала. Баксаң, бик озаклап сузылып йөргән Ришатның өйләнүендә Искәндәрнең дә өлеше бар икән. Ришатны «камыт кияргә» Алиянең Искәндәр белән дуэтлар җырлый башлавы этәргән. «Искәндәр Алия белән дуэт җырлый башлагач, мин әйтәм тәкъдим ясап калырга кирәк», – дип шаярткан Ришат.

Алия Карачурина әлеге концертын Казанда да күрсәтергә җыена.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх